Әлеге вакытта ул – лейтенант званиесендә хәрби частьнең беренче мотоукчылар батальонында беренче мотоукычлар ротасы командиры. Хәрби подразделениедә нигездә якташлар – бәләбәйлеләр һәм ярмәкәйлеләр.
Алексей Никулинның әйтүенә караганда, барлык яугирләр дә СВОның сугышчан бурычларын үтәгәндә чыдамлык, кыюлык һәм җаваплылык күрсәтәләр, ротада югалтулар аз, әмма яралылар бар. Күп яугирләр дәүләт һәм ведомство наградаларына тәкъдим ителгән. Күптән түгел күрсәткән батырлыгы өчен бер сугышчы Батырлык орденына тәкъдим ителгән, икенчесе “Каһарманлык өчен” медале белән бүләкләнгән. Кызганычка, икесе да яраланганнар.
Рота командиры Никулин личный состав һәм үзе исеменнән хәрбиләргә ярдәм итүчеләрнең барсына да – эшкуарларга, ветераннар һәм ветераннар оешмалары советларына, авыл һәм шәһәрләр биләмәләрендә яшәүчеләр, мәктәпләр, мәктәпкәчә оешмалары һ.б. коллективларына рәхмәт белдерде.
Ирекмәннәрне һәм гумконвойларны озатып йөрүчеләрне, ярдәм үзәкләре һәм төркемнәре активистларын, шул исәптән Сергей Паньковны, Сергей Лущицны, Евгений Денисов, Александр Буйловны һәм аның командасын, Елена Тарганованы, Алия Сулиманова, Марат Шафиков, Михаил Зубов, Юлия Хөсәинова, Алена Рахманкулова, Ренат Солтанов, Айгөл Фәттахованы, Халфиннар, Зәйруллиннар һәм Хәбибуллиннарның гаиләләрен, Бәләбәй һәм Приют десантчылар тугандашлыгын, чик сакчыларын, Алексей Кудрявцевны... аерым билгеләде.
Бәләбәй районы хакимияте башлыгы Азат Сәхәбиевка аерым рәхмәт.
– Егетләргә – мәктәпләр һәм колледжлар чыгарылышларына мөрәҗәгать итәргә телим. Русиядә бөтен заманнарда да Ватанга хезмәт итү намус эше булып саналган. Хәрби академияләргә укырга керегез, туган илне саклаучы һөнәрен сайлагыз!
Бәләбәй районында яшәүчеләрнең барсын да Яңа ел һәм Раштуа белән котлыйм!
Без әлегә монда булганда сезнең баш очыгызда күк тыныч булачак! Без җиңәчәкбез! – диде Алексей Павлович.
Алексей Никуллинны өендә зур һәм тату гаиләсе: әнисе Татьяна Алексеевна, хатыны Елена, балалары Никита, Данил, Татьяна һәм Арина көтәләр.
Фото Алексей Никулинның шәхси архивыннан.
Любовь Иванова.