Икесе тюбикларда шуып имгәнүләр алган, бер пациент баскычта таеп егылган, нәтиҗәдә табиблар тубыгының эчтән сынуын ачыклаганнар.
Петарда шартлаудан каза күргән 11 яшьлек кызның очрагы бик җитиди. РБКДның кабул итү-диагностика бүлегендә белгечләр тикшергәннә соң, кызны УфНИИга күзләрен дәвалауга җибәргәннәр.
Пиротехникадан файдаланганда хәвефсезлек чаралары турында Башкортстан Сәламәтлек сагы министрлыгының беренче ярдәм буенча штаттан тыш баш белгече Илдар Гыйләҗев сөйләде. Аның сүзләренә араганда, пиротехник эшләнмәләрне фәкать ышанычлы һәм лицензиясе булган сатучылардан гына алырга кирәк. Пиротехниканы тик ачык урыннарда, биналар һәм агачлардан еракта кулланырга кирәк, яраклылык срогы чыкканнарын файдаланмаска.
Балаларга аерым игътибар булырга тиеш. Әгәр изделие эшләп китмәгән икән, шунда ук аңа якын килергә ярамый – берничә минут көтәргә, ә аннары су белән әкрен генә сүндерергә. Вакыйга була калса, кичекмәстән 112 телефоныннан ашыгыч хезмәт чакыртырга кирәк.
Башкорстанда 2024 елның 28 декабреннән 2025 елның 1 гыйнварына кадәр бозлы таудан шуган 12 бала каза күргән. Гадәттән тыш хәлләр буенча БРның дәүләт комитеты матбугат хезмәтендә шушы хакта хәбәр иттеләр.
Ведомствода республикада яшәүчеләрне боз тауларыннан шуганда сак булырга, хәвефсезлек техникасын бозмаска чакырдылар:
–таучыкка тик баскычтан гына менегез;
– әгәр астагы кешенең әле хәвефсез арага китмәгәнен күрәсез икән, таудан төшмәгез:
– төшеп җиткәч читкә китегез;
– таудан башыгызны алга чыгарып төшмәгез;
– бозлы сукмак аша чыкмагыз.
Әгәр нәрсә дә булса (чана, ватрушка һ.б.) кулланасыз икән, алар зур тизлек алырга сәләтле булуларын онытмагыз.
“Молодежная газета” басмасы материаллары буенча