Новости
5 Января 2025, 10:00

Пионер мәйданында кышкы әкият

Кичә Бәләбәй шәһәренең  Пионер мәйданында “Урал-батыр” милли-мәдәни үзәге  тылсымлы кышкы әкият оештырды

Добавить в предпочтительные источники Google
Пионер мәйданында кышкы әкиятПионер мәйданында кышкы әкият
Пионер мәйданында кышкы әкият

Күңелле, шатлыклы бәйрәм бик күп балаларны һәм өлкәннәрне җыйды, алар тылсымлы чараның  башлануын түземсезлек белән көтеп алды.

Чараның төп герйлары шат күңелле клоун Клепа белән изге җанлы  Кар бабай. Алар һәр кунакны шатланып каршы алдылар, елмаю бүләк иттеләр, төрле конкурслар оештырдылар. Флешмоблар, эстафеталар, бергәләп бию – болар барсы бәйрәм халәтен тудырды.

Балалар конкурсларда теләп катнаштылар, көлделәр, күңел ачтылар һәм мәйдандаузган һәр минутка шатландылар. Өлкәннәр дә читтә калмады,  уеннарга, биюләргә катнаштылар.

 

Фото милли-мәдәни  үзәктән.

 

Пионер мәйданында кышкы әкият
Пионер мәйданында кышкы әкият
Пионер мәйданында кышкы әкият
Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас