Андрейның әнисе Елена административ хезмәткәр, ә әтисе – техник белгеч, гаиләдә исә балалары иҗади үсәләр. Өлкән кызлары Кристина музыка уен коралларында уйнаган һәм җырлаган. Уллары Андрей да бәләкәйдән музыка белән мавыга синтезаторда, гитарада, балалайкада, аккордеонда уйный.Башкорт милли коралы курайда үзе уйнарга өйрәнгән.
– Мин теләсә нинди концертта яки конкурста теләп катнашам, өч ел инде Элиза Гилемханова җитәкчелегендәге “Эксперимент” вокаль судиясендә солистмын, – ди Андрей.
– Андрей Сидоров гадәттән тыш сәләтле һәм эшсөючән малай, милләте буенча рус, моңлы татар һәм башкорт җырларын ярата, – дип уртаклашты студия җитәкчесе Элиза Зөфәр кызы. – Яраткан мавыгуларының берсе курайда уйнау.
Ул инде ике ел курайда уйный. 2004 елның көзеннән Бәләбәйнең1 нче балалар сәнгать мәктәбе каршындагы өлгеле “Дәрман” курайчылар ансамблендә (җитәкчесе Эдуард Агишев) уйный. Бу коллектив башкорт мәдәниятенең милли үзенчәлеген яхшы күрсәтә.
Башкортстан халыклары сәнгатенең “Азамат-2024” республика яшьләр форумында кече яшьләр төркемендә Андрей беренче урынны алган.
Малай шулай ук үзаллы авыз музыка коралы – кубызда да уйнарга өйрәнгән. Аңа музыка язучы, җырлаучы, заманча һәм этно-классиканы оста башкаручы Заһир Зәйнетдиновның искиткеч оста уйнавы ошый. Андрей аңа ошарга бик тели.
Малай татар, башкорт һәм рус халык җырларын җырларга ярата. Дүртөйледә узган “Туган тел” республика фестиваль-конкурсында ул “Җомга” көен башкарып, III дәрәҗә лауреат булган.
Үсмернең наградалар кумтасында музыка конкурсларында, спорт ярышларында җиңүләре бихисап. Ул табигате белән натуралист, Гран-при һәм беренче урыннар яуларга күнеккән.
Музыка һәм вокал белән мавыгудан башка, Андрей спортны да ярата, Бәләбәйнең “Авангард” кекусинкай каратэ мәктәбендә биш ел шөгыльәләнә. Ноябрьдә көрән пояска имтихан тапшырган.
– Миңа физик күнекмәләр ошый, спорт үзеңдә дисциплина, ныкышмаллык, ихтыяр көче тәрбияләргә булыша, – ди яшь спортчы.
– Сугыш сәнгатен өйрәнеп, Андрей үзен намуслы, эшсөючән укучы итеп күрсәтә. Ул кешеләр белән җиңел аралаша, ярдәмчел, ачык күңелле, һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер, – ди тренеры Валерий Сенсей.
– Музыка һәм спорт – минем иң яратканнарым. Уку да арткы урында түгел. Математика, физика һәм информатика фәннәрен яратам. Алар логик фикерләүне үстререргә, күп нәрсәне белергә ярдәм итә. Безнең гаилә волонтерлык белән шөгыльләнә, даими СВО яугирләре өчен акча җибәреп торабыз, – дип уртаклаша үсмер.
Андрей төрле олимпиадаларда актив катнаша, мәктәп чараларының алышыргысыз алып баручысы.
Уңышка ирешер өчен бик күп эшләргә, тәҗрибәле, үз эшен яраткан кешеләрдән өйрәнергә кирәк. Талантлы һәм максатка омтылучан малайның барсы да алда әле. Мондый сыйфатлар максатка ирешергә ярдәм итә. Нәкъ менә шундый акыллы, сәләтле, максатка омтылучан яшьләр – илебез киләчәге. Андрейның барсы да уңышлы булыр дип ышанасы килә!
Рәмзилә Камеристова.