Хәтерегезне үпкәләүләр белән тутырмагыз, югыйсә матур мизгелләрне саклар өчен анда урын җитмәскә мөмкин.
Чын-чынлап эшлисе килгән эш өчен кеше һәрвакыт вакыт таба.
Җан балалар янында савыга.
Бу тормышта бар да вакытлыча. Әгәр барысы да яхшы икән, рәхәтен тоеп кал, бу гомерлек түгел. Барысы да начар булса, күңелеңне төшермә, монысы да гомерлек түгел.
Әгәр салкын кеше икәнсең – син башкаларны яралыйсың. Хисле кеше булсаң – кешеләр сине яралый.
Кеше акыллы, ләкин акыллы эш итәр өчен бер акыл гына җитми.
Кешене юк итәргә күп кирәкми: ул башкарган эшнең беркемгә дә кирәк түгеллегенә генә инандырырга кирәк.
Кешеләрнең күпчелеге курка торган өч нәрсә бар: башкаларга ышанырга, дөреслекне сөйләргә һәм үзеңне ничек бар шулай күрсәтергә.
Кояшның бер нуры кеше күңелен әллә нишләтә алуы гаҗәп.