Гаиләләр төрле эстафеталарда һәм конкурсларда ярыштылар. Балалар ата-аналар белән бергә капкага туп керттеләр, ватрушка белән йөгерделәр һ.б. Һәр команда җитезлеген, төгәллеген, көчен, тизлеген, зирәклеген һәм бердәмлеген күрсәтте.
Кыенлыкларны җиңеп, бер-берсен яклап, өлкәннәр һәм балалар бер команда булып эшләгән мәлләр аеурча истә калды.
Ярыш азагында барлык катнашучылар да дипломнар һәм бүләкләр белән бүләкләнделәр.
Җиңүчеләр исә конкурсның мунициапь этабында да катнашачаклар, ул 10 гыйнварда булачак.
Фотолар мәктәпләрдән.
Регина Иванова