Барлык яңалыклар
Новости
8 гыйнвар , 11:00

Кулланучыга йөз белән борылып

Башкортстан Сәүдә министрлыгы азык-төлек товарларының сыйфаты һәм куркынычсызлыгы буенча "кайнар линия" оештыра.

Кулланучыга йөз белән борылып
Кулланучыга йөз белән борылып

9-31 гыйнварда Башкортстан Республикасы Сәүдә һәм хезмәт күрсәтү министрлыгы азык-төлек продуктларының сыйфаты һәм куркынычсызлыгы мәсьәләләре буенча «кайнар линия» эшен оештыра..

–  Кайнар линия эше барышында республика халкы азык-төлек продуктларына карата норматив таләпләр турындагы сорауларга җаваплар, аларны сайлау буенча тәкъдимнәр алачак. Сәүдә объектында сыйфатсыз продукт табылган очракта кулланучыга кая мөрәҗәгать итәргә кирәклеген белә алачак, — дип сөйләде Башкортостан Республикасы Сәүдә һәм хезмәт күрсәтү министры вазыйфаларын башкаручы Алексей Гусев.

Фото: БР Хөкүмәте порталы.

Чыганак: "Өмет"

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: