Барлык яңалыклар
Новости
8 гыйнвар , 19:00

Утын маҗаралары (хикәя)

Бүген кичке якта мунча ягарга кирәк, көне дә алай  ут кабарлык эссе түгел. Шулай ниятләп,  Майшикәр түти кипкән каен пүләннәрен мунча миче янына кертеп матавыкланганда, утын әрдәнәсенең  шактый ук кимегәне тагын күзенә ташланды.

Утын маҗаралары (хикәя)
Утын маҗаралары (хикәя)

“Әй әттәгенәсе икән лә, онытып торам, утын хәстәрлисем бар бит, җәйге көн озыыын булса да, көннәр саны артмый, көзе дә, кышы да ә дигәнче килеп җитәр, – дип, борчулы уйга калды Майшикәр түти.  –  Каян, ничек  табасы икән бер машина утын?” Ул һәм аның сыман тол хатыннарга утын кайтару да, түбәдән яңгыр суы үтә башлау да тиз генә хәл итеп булмаслык мәсьәләгә әйләнә шул.

Анысы хак, аңа күп кирәкми инде, коммунизмда яши, өенә газы-суы кергән, шул мунча җылытырга гына. Хәерсез, беркөн ватсаптагы “Авылдашлар”  төркемендә “Кемгә ярылган утын кирәк, китереп бирәбез” дигән хәбәрне күреп калган иде дә, әллә ни игътибарга алмады шул. Аннары,  авылдан район үзәгенә утын китерү  фәлән сум торадыр әле. Ярар, берәр җае табылыр, район  һәм  белдерүләр гәзитләрендә мәхәтле утын сатылу турында игъланнар бардыр әле...

Шулчак капкада күршесе Хәбир күренде.

 – Исән генә торасыңмы, Майшикәр апа? 

– Ару әле, аллага шөкер. Әйдә, үт, үт. Әллә берәр йомышың бар идеме, балам? – дип каршы алды аны исеме шикелле үк татлы телле апабыз.

–  Йомыш дип, Майшикәр апа, өйгә күз-колак булып тормассыңмы? Без гаиләбез белән Уфага китергә җыенган идек, бүген кунабыз да  иртәгә выжт итеп кайтып та җитәбез..

 – Бер дә борчылма, бәбкәм, барыгыз, бар, карармын, күз-колак булырмын, бар да әйбәт булыр.

  – Ай рәхмәт, апа җаным! Берәр нәрсә кирәк булса, уңайсызланып торма үзекәең дә, әйт кенә, ярдәмләшермен, – дип бөтен йөзе белән елмайды уңган-булган күршесе Хәбир.

 –  Сез яшьләр, кайда нәрсә икәнен әйбәт беләсез бит, бер машина утын кирәгие, балам, шуны ничек хәстәрләргә микән дип торам әле.

 – Әй, тапкансың  кайгырыр нәрсә, апа җаным, иртәгә үк, әй,  иртәгә булмый, берсекөнгә лесничестводан кайтарабыз аны, үзләре китереп бирәләр, килүләренә акчаңны гына хәстәрләп куй, үзем сөйләшермен дип, –  ай күрде, кояш алды – күршесе ялт итеп капкадан чыгып та китте.

Әй җайлы да булды бу утын хәле, үземә барып йөрисе дә булмады, дип уйлап, Майшикәр  түти тыныч күңел белән чәен яңартырга өенә атлады.

***

Тыны белән тартып алырдай булып,  ул ни көтсә дә, атна буе  утын төягән машина күренмәде. Аптырагач, күршесе Хәбирнең эштән кайтуын карап-торып, каршысына чыкты.

 – Хәбир балакаем, атна үтте бит инде, ә утын һаман юк, – дип каушап та, борчылып та сүз башлады  Майшикәр түти.

– Нинди утын ул, апа? – дип Хәбирнең сорау бирүе булды, келт итеп, күршесенә  биргән вәгъдәсе исенә төште.

 – Әй хәтер, тишек иләк белән бер, – дип Хәбир башына сугып алды. – Онытканмын бит Майшикәр апакаем, гафу итә күр берүк.  Алт итәбез ялт итәбез, иртәгә үк китертәбез, бер дә генә дә кайгырма, – дип өтәләнде ул.

 – Балам, оныта күрмә беркөн әйткәнне, берүк ярган утын китерсеннәр, үзең беләсең, ярырга кеше юк, хәзер хәмер, акча биреп тә, утын ярырга кеше таба алмыйсың. Кул эшеннән сәпсим бизде бүгенге ир-ат. Уфада торган кияү белән кызымны да кайтарасым килми, синең кебек эш кешеләре бит.

Әмма утын икенче көнне дә кайтмады. Хәбир урман хуҗалыгы кантурына кереп сөйләшүен сөйләшкән, акчасын түләп, квитанциясен дә алып кайткан. Тик анда  мәхшәр – Майшикәр тути сыман утын кайтартырга теләүчеләр әллә күпме, ике атналык чират икән. “Язылып кайттым,  ике атнадан китереребез, диделәр”, –  дип, күршесенә хәбәр җиткерде Хәбир, Майшикәр  апа утын өчен кулына акча тоттырганда.

Инде июль узып бара. Нишләсен,  шактый ук хафага калган Майшикәр түти саргаеп,  тагын ике атна утын китерүләрен көтте. Ниһаять,  алагаем озынга сузылган ике атна да үтеп китте. Әмма дә ләкин бүгеннән калмаслар, нибуч китерерләр, акчасы түләнгән, дип өметләнеп йөргән түтекәйнең өмете тагын кулыннан төшеп ватылган чынаягы  шикелле челпәрәмә килде.

 – Майшикәр апа, тагын бераз көт инде, утын ярырга кешеләре юк икән, яручылар табылгач та китерербез, – диделәр кантур түрәләре, – дип “сөендерде” бу юлы Хәбир. Ул үзе дә  Майшикәр түтигә  ярдәмләшергә теләвенә һич кенә  дә шат түгел иде.

Тагын бер хәбәр-хәтерсез ике атналап вакыт узды. Бер хәбәрсез түгел түгелен, күршесенең әйтүенә караганда, утын яручылар табылган икән, яралар, кешеләргә илтергә әзерлиләр икән, ди.

 Эссе август кояшы үләннәрне саргайта да башлады. Яңгырлар башлануы да бик мөмкин, Алла бабай Майшикәр түтинең утын мәшәкатьләре бетсен әле дип көтеп тормый. Әле бит утынны кайтару белән генә дә түгел, ишегалдыннан  апарук арадагы мунча артына әрдәнә итеп өясе дә бар.

 Кайчан китерүләре дә билгесезлектән тәмам йончыган Майшикәр түти тегесен-монсын алырга дип, терк-терек Бәләбәй базарына юлланды.

Юл кырында кайчак утын төягән машина  торгалый. Бәлки, юлы уңып, бүген очрамасмы, шуны гына китертермен дә куярмын  булмаса, дип уйлады Майшикәр түти. Боларны көтсәәң, билләһи газыйм, кыш җитәчәк...

Базарга барышлый  утын машинасы  күренмәсә  дә әлләни борчылмаса да, бәлки, аңа дигәне кайтканда очрар әле.

Базарның аяк киемнәре сатыла торган рәтендә кызыл эчле, ялтырап торган кара галуш таманлап торганда, Майшикәр апаның кесә телефоны чылтырады. Телефонда күршесе Хәбир иде.

 – Майшикәр апакаем, урра, сиңа утын китерделәр, мин өйдә, үзем каршы алдым, кая бушатсыннар? – дип сөенечле хәбәр салды, Берлинны алгандыгадан да шатлыклырак тавыш белән Хәбир.

–  Ай рәхмәт, балакаем, авызыңа бал да май, хәзер җилтерәтеп кайтып җитәм.

Олы капканы ачып, бушатыгыз инде шунда, ишегалдына.

Кызыл эчле галушын сумкасына салып, шатлыгыннан  җил-җил кайтып җиткән Майшикәр апаны утын маҗарасының икенче сериясе көтә – ишегалды уртасында тау чаклы ярылмаган утын өелеп тора иде.

Бусы заказ кәгазен юньләп укымаган шофер эше — ул  Төньяк микрорайонына илтәсе ярылмаган утынын  Төньяк тыкрыгында яшәүче Майшикәр апа  ишегалдына китереп аударган иде. Ә утын килү шатлыгыннан Хәбир ярылганны китерергә тиешлекләрен дә онытып җибәргән иде. И кадыйр...

Зәйфә Салихова.

2024 ел, ноябрь.

Фото ачык чыганаклардан.

 

 

 

 

Автор:Алексей Петров  
Читайте нас: