Новости
10 Января 2025, 09:00

Башкортстанда МХОда катнашучыларга ярдәм елы старт алды

 Ул 11гыйнварда хәйриячелек концерты белән башлана

Добавить в предпочтительные источники Google
Башкортстанда МХОда катнашучыларга ярдәм елы старт алдыБашкортстанда МХОда катнашучыларга ярдәм елы старт алды
Башкортстанда МХОда катнашучыларга ярдәм елы старт алды

Чарада яугирләргә багышланган җырлар яңгыраячак, ул әсәрләр алгы сызыкта яугирләр белән аралашу тәэсирендә язылган. Әлеге композицияләр аларның каһарманлыгына соклану, Туган илгә сөю белән сугарылган. Алар арасында: «Доставаловцы», «Шаймуратовчылар, алга!», «Полк «Башкортостан», «Башкорт флагы батырлары”, «Ватан», «Мужики высокой пробы», «Гитара — тоже автомат», «Мы свою Родину не предаём» һ. б. бар.

Концертта шулай ук МХО ветераннары да катнашачак.

Билетлар сатудан кергән бөтен акча Шаймуратов исемендәге МХО инвалидларын һәм ветераннарын социаль яклауның хәйриячелек фондына юнәлтеләчәк. Бу акчаларга махсус техник чаралар сатып алыначак.

Фойеда Хәрби дан музееннан, М. Шаймуратов исемендәге батальон музееннан, Ватан яугирләре гаиләләре комитетыннан локацияләр һәм күргәзмәләр, шулай ук “Ватанны саклаучылар” фондыннан консультация мәйданчыгы оештырылачак.

“Бүген безнең илдә язмыш хәл ителгән, тарихи вакыйгаларга катышы булмаган кешеләр калмады диярлек. Күпләрнең  якыннары, туганнары, дуслары МХОда алгы сызыкта. Барсы да ярдәм итәргә тырыша, һәм шушы яклау безнең егетләр өчен, уртак Җиңү өчен бәһасыз”, – дип аңлатма бирде проектны оештыручы Рамил Бадамшин.

Чара “Башкортостан” дәүләт концерт залында була.6+

Светлана Шириня.

 

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас