Тумышы белән Бөрҗән районы кызы ул. Искиткеч матур тавышлы җырчы Гөлсем ханымның башка сәләтләрен күпләр белми дә торгандыр. Ә ул яшьлегендә биюче дә, тегүче дә, төп һөнәре буенча бухгалтер да булган.
Узган гасырның 60-70 нче еллары. Безнең якларда нефть яткылыклары ныклап үзләштерелә башлаган чаклар. Бик күп тарафлардан бирегә агылганнар шикелле, Гөлсемнәр гаиләсе дә Михайловка поселогына күченеп киләләр. Кызга рус мәктәбендә укырга туры килә, ул яхшы укый, спорт белән мавыга, шәп биюче буларак таныла. Унынчы сыйныфны тәмамлагач, кайнап торган нефтьчеләр поселогы Приют үзенә тарта, ул вакытта данлыклы “Мир” тегү фабрикасы филиалында тегүче булып эшли башлый. Поселокта үзешчән сәнгатьнең көчле чагы, мәдәният йортында халык театры аякка баса. Җырга, биюгә сәләтле кызны иҗади күңелле, шигырьләр- җырлар язучы, баянчы Рәшит Иксанов күреп кала да мәктәптә русча гына җырлаган Гөлсемгә татар җырларын өйрәтә башлый.
Бәхет эшедер – яшьлеге чәчкә аткан чагында Рәшитнең энесе Фәһим армия сафларыннан кайтып төшә, һәм ярату, җыр-моң дигән бөек көчләр ике талант иясен гомерлеккә аерылмас пар итә. Әйткәндәй, быел аларның тату гомер итүләренә 55 ел тула. Башта алар Приютның сәләтле яшьлре белән агитбригада оештырып, гастрольләрдә йөриләр. 1970 нче елда аккомпаниатор кирәк булып, Фәһим Мөҗәһит улын Уфага чакыралар. Иксановлар икәүләп ярты ел концертлар белән Үзбәкстанда гастрольләрдә булалар, кайда да Фәһимнең баянына кушылып җырлаган Гөлсемнең чыгышларын алкышлап каршы алалар.
Иксановларның артабангы тормышы Бәләбәй белән бәйле. Фәһим Мөҗәһит улы башта – Район мәдәният йортында, ә аннары, хаклы ялга чыкканчы, Бәләбәй педагогия училищесында музыка укытучысы булып эшли, булачак укытучы кызларны баянда уйнарга, музыка грамотасына өйрәтә. Ә Гөлсем ханым исә Бөтенсоюз Сукырлар җәмгыятенең уку-производство предприятиесендә бухгалтер булып хезмәт куя. 35 ел дәвам иткән намуслы хезмәтендә коры саннар белән эш итсә дә, үз эшен яратса да, җырга үлеп гашыйк бухгалтер ханым бервакытта да сәхнәдән аерылмый. Ул дип кенә әйтү бигүк дөрес булмас, Гөлсем белән Фәһим Иксановлар дисәк урынлырактыр.
Озак еллар чыгышлары белән шәһәр, район һәм республика дәрәҗәсендәге зур чараларның, сабантуйлар, рәсми һәм башка күп бәйрәмнәрнең чагу, кабатланмас бизәге булган аларны Бәләбәйдә һәм тирә-юньдә яхшы беләләр. Сукырлар җәмгыятендә эшләгән чагында Гөлсем ханым биергә теләгәннәрне бию серләренә өйрәтсә, биюләр куйса, милли хәрәкәтләр көчәйгән 90 нчы елларда “Урал-Батыр” милли-мәдәни үзәге каршындагы “Акмулла” башкорт җәмгыятенең художество җитәкчесе йөген дә тарта. Ә инде җырлавы!..
Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән моңлы тавышлы Гөлсем ханым бервакытта да җиңел-җилпе җырлар җырламады, халык алдына чын татар һәм башкорт җырлары белән чыкты. Бер генә мисал, 2012 елда ул “Юлдаш” радиосы уздырган ачык республика конкурсында һәвәскәр җырчылар арасында “Җырга тугрылык” номинациясендә җиңү яулады. “Мостай Кәрим сүзләренә башкару өчен гаять авыр “Өченче көн тоташ кар ява” җыры Гөлсем Иксанова яңгыратуында бөтен республика җыр-моң сөючеләрен таң калдырды.
Концертлар... Чыгышлар... Инде бүген сәхнә ветераннары Иксановлар күпме җырлар башкарды, күпме мәртәбәләр йөрәкләрен моң итеп тамашачыларга бүләк итте икән? Әйе, аларның мактау кәгазьләре, рәхмәт хатлары да бихисап, Гөлсем ханым “Хезмәт ветераны” медаленә, “Башкортстан Республикасы Мәдәният министрлыгының почет грамотасына да ия. Әмма.. Әмма ... “Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре” исеменә тәкъдим ителеп тә, аның бирелми калуын гадел дип әйтеп булмый шул. Ә бүген исә заман да, кыйммәтләр дә үзгерде – ни гыйллә беләндер, бер халык җырын җырламаганнар да халык җырчысы дигән зур исемне алалар. (Бирәләрме, әллә алалармы?..)
Әмма Гөлсем ханым барыбер бәхетле. Аның сәхнәдә янында виртуоз баянчы, ә тормышта тугры тормыш юлдашы булган Фәһиме бар, баракта яши башлап ныгыган, кыенлыкларга бирешми чыныккан гаиләсе, балалары, оныклары бар. Кызлары Альбина белән уллары Илдар музыка мәктәбен тәмамлаганнар, музыка уен коралларында уйныйлар. Ә оныклары Тимур сәнгать колледжын тәмамлаган, ансамбльдә җырлый, гомумән, бөтен оныклары да җырларга яраталар. Алма агачыннан ерак төшми дигән халык мәкале аларга бик тә туры килә.
Еллар үзенекен итә, хәзер инде гаҗәеп талантлы һәм матур пар Иксановларны сәхнәдә бик күреп булмый, әмма җыр-моң сөючеләр аларның чыгышларын, Гөлсем ханымың кабатланмас затлы тавышын, җырларын хәтерли әле. Ничә яшьтә булсалар да, алар күңелендә илаһи җырга мәхәббәт сүнми-сүрелми. Гаилә бәйрәмнәрендә, туганнар бергә җыелганда җыр алар белән бергә була. Җыр, баян моңнары (хәер, Фәһим Мөҗәһит улы нинди генә музыка коралында уйнамый!) белән генә түгел, үрнәкле гаилә булулары белән дә җирне матурларга килгән һәм шулай яшәгән аларга сау-сәламәт булып, озын-озак тигезлектә яшәүләр насыйп итсен иде.
Зәйфә Салихова.
Фото гаилә архивыннан.