Барлык яңалыклар
Новости
11 гыйнвар , 16:00

Илфак – кояш, мәңге сүнмәс кояш!

10 гыйнварда искиткеч тавышлы, яраткан җырчыбыз,  Башкортстанның халык җырчысы, бүген дә радиодан ишетелгән җырлары сокланырган Илфак Самоквның тууына 85 яшь тулды. Кызганычка, ул яшәр һәм җырлапр чагында арабыздан китеп барды.

Илфак – кояш, мәңге сүнмәс кояш!
Илфак – кояш, мәңге сүнмәс кояш!

Аның турында остазы, Башкортстанның һәм Русиянең атказанган сәнгать эшлеклесе Миләүшә Мортазина сүзләре белән әйткәндә: “Илфак Смаков – гасыр җырчысы! Кабатланмас җырчы! Аның кебек бөек сәләтләр бик сирәк туа. Югарыдан, Аллаһы Тәгаләдән бирелгән кебек ул. Ә йолдызлар белән чагыштырганда, Илфак – кояш, мәңге сүнмәс кояш! Андый пландагы икенче җырчы бездә әлегә юк”.
 Чыннан да, Илфак Смаков исеме халыкта үлемсез. Туган авылы Рапаттагы Мәдәният йорты аның исемен йөртә, җырлары радио-телевидениедән яңгырап тора. Аның башкаруында популяр “Җиз кыңгырау моңнары”н тыңлаган саен тыңлыйсы килә. Каберендәге һәйкәле дә үзенчәлекле диләр.

Зәйфә Салихова .

 

Автор:Алексей Петров  
Читайте нас: