Бәләбәй шәһәре татар гимназиясеннән Мөхәмәтов Наил (10класс), Сираева Розалия (11 класс), Салихова Мәдинә (9 класс) татар теле һәм әдәбияты фәннәре буенча олимпиадада катнашып, уку оешмасы исемен лаеклы якладылар.
Салихова Мәдинә призлы урын яулады. Укучыларны дәрәҗәле олимпиадага татар теле һәм әдәбияты укытучысы Люзия Назир кызы Фәттахова әзерләде.
Башкортстан республикасы татарлары конгрессы җиңүче һәм призерларга бүләкләр тапшырды.
Олимпиаданы оештыручыларга, жюри әгьзаларына, катнашучыларга зур рәхмәт!
Туган телебезне саклыйк, яклыйк, үстерик, киләчәк буынга тапшырыйк!
Люзия Фәттахова.