Район ветераннар оешмасы рәисе Александр Буйловның әйтүе буенча, ярышлар барлык – хезмәт, сугыш һәм спорт ветераннарына багышланган.
– Быел Бөек Ватан сугышы, хезмәт һәм спорт ветераны, Бәләбәй шәһәренең балалар-спорт мәктәбенә нигез салучы Владимир Степанович Маликовның тууына 100 ел тула, – диде ярышларның баш хөкемдары Николай Кухарев. – Ул һәм башка спорт ветераннары истәлегенә без, Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышлап, спорт турнирлары сериясе үткәрәчәкбез.
Чаңгы юлында күңелле һәм кеше күп. Күпләр оныклары белән килгәннәр. 1000 метр араны узып килгәннән соң, барсы да кайнатма, камыр ризыклары белән кайнар чәй эчте.
Любовь Иванова.
Ветераннар советы фотолары.