Барлык яңалыклар
Новости
13 гыйнвар , 11:00

Бәләбәйдән география укытучысы – Рус география җәмгыяте конкурсында җиңүче!

Бәләбәй шәһәренең Башкорт гимназия-интернатыннан Илсөяр Камил кызы Гыймазетдинова Русиядә беренче тапкыр Рус география җәмгыятенең Башкортстан Республикасындагы төбәк бүлекчәсе тарафыннан уздырылган конкурста өченче урын яулады.

Бәләбәйдән география укытучысы –  Рус география җәмгыяте конкурсында җиңүче!
Бәләбәйдән география укытучысы – Рус география җәмгыяте конкурсында җиңүче!

“11 гыйнварда Уфа шәһәре тарихы музеенда “Иң яхшы география укытучысы” һәм “Иң яхшы география кабинеты” конкурслары финалистларын бүләкләү булды”, – дип хәбәр итиелә РГҖ сайтында.

Оештыручыларның әйтүенә караганда, проект укытучы-географның абруен күтәрүгә, географик  белемнәрне тирәнәйтү һәи киңәйтү мәсьәләләренә игътибарны җәлеп итүгә юнәлтелгән.

Конкурста катнашучылар компетенты жюрига үз презентацияләрен тәкъдим иткәннәр, анда үз педагогик идеяләрен, яшәү өстенлекләрен, һөнәргә, балаларга һәм хезмәттәшләренә мөнәсәбәтләрен чагылдырганнар.

Җиңүчеләргә дипломенарны, грамоталар һәм акчалата сертификатларны Рус география җәмгыятенең БРда төбәк бүлекчәсе рәисе, Акмулла университеты ректоры Салават Сәгыйтов тапшырган.

 – Башкорт гимназия –интернаты коллективы өчен бу шатлыклы вакыйга! Безнең иҗади хезмәттәшебез Илсөяр Камил кызы республика дәрәҗәсендә үз һөнәрилеген күрсәтте, – дип уртаклашты гимназия директоры Дилбәр Фәтхетдиенова. – Русиядә мондый конкурсның беренче тапкыр уздырылуы икеләтә куанычлы.

Котлыйбыз!

Любовь Иванова әзерләде, РГҖ әгъзасы.

Фото җәмгыятьнең төбәк бүлекчәсеннән.

 

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: