13 гыйнварда Россия матбугаты көне билгеләп үтелә. Нәкъ менә бу көнне 1703 елда Петр I указы буенча "Ведомости" газетасының беренче саны дөнья күргән.
Газета Мәскәүдә дә, Санкт-Петербургта да нәшер ителгән, шул ук вакытта даими исеме булмаган диярлек - «Ведомости», «Российские ведомости», «Ведомости Московские» дип тә аталган. 1870 елның 1 гыйнварыннан почта учреждениеләрендә Россия һәм чит ил басмаларына язылу тәҗрибәсе кертелгән. Бу вакытлы матбугатка яздыру турында беренче карар булган. Ә 1914 елда илдә 3 меңнән артык газета һәм журнал нәшер ителгән.
1991 елда гына РФ Югары Советы Президиумының 28 декабрьдә кабул ителгән "Россия матбугаты көне турында"гы карары белән Россия матбугаты көне 13 гыйнварга күчерелгән.
***
Без матбугатсыз бер көн дә яшәмибез Бүгенге көндә Русиядә, Башкортстанда төрле телләрдә күпсанлы гәзит-журналлар чыгып килә. Шулар арасында 1917 елдан бирле рус һәм татар телләрендә “Белебеевские известия”-“Бәләбәй хәбәрләре” шәһәр-район газетасының да чыгып килүе, сугыш елларында да укучылары белән бергә булуы горурлык тойгысы тудыра. Газета ветераннарын, бүгенге хезмәткәрләрне бәйрәм белән котлыйм! Үз битләрендә район шәһәр-район тормышын яктырту белән бергә туган телебезне дә яшәтүче милли басмабызга озын гомер телик.
Зәйфә Салихова әзерләде.