Барлык яңалыклар
Новости
14 гыйнвар , 15:00

Чыршыңны китер һәм татлы приз ал!

“Экология Т” җәмгыятенең төбәк операторы “Чыршыны – эшкәртүгә” акциясен үткәрә.

Чыршыңны китер һәм татлы приз ал!
Чыршыңны китер һәм татлы приз ал!

Агач мишуралар, уенчыклар, гирлянда һәм башка яңа ел бизәнгечләреннән арындырылырга тиеш.

18 гыйнварда 12.00дән 15.00 сәгатькә кадәр  Бәләбәй, Кызыл урам, 138 адресы буенча  ылыслы агачларны кабул итү оештырылачак.

25 гыйнварда шушы ук вакытта Бәләбәй, Пролетар урамы, 70 а ( “Азия” сәүдә үзәге каршында)  адресы буенча.

Бу мәйданнарда төбәк операторы махсус контейнерлар (бункерлар)  урнаштыра, битараф булмаган яшәүчеләр, эшкәртеп, артабан авыл хуҗалыгында, шулай ук башка тармакларда файдаланырга  озату өчен, чыршыларын шунда сала алалар.

“Чыршыны эшкәртүгә” акциясендә катнашучыларга татлы күчтәнәчләр тапшырылачак!

Римма Солтанова әзерләде.

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: