Барлык яңалыклар
Новости
14 гыйнвар , 13:00

Зинһар, уяу булыгыз!

Әлшәй районында фаҗигале юл-транспорт  вакыйгасы булган. Бу хакта республиканың Эчке эшләр минист рлыгы хәбәр итә.

Зинһар, уяу булыгыз!
Зинһар, уяу булыгыз!

“Ватрушка” алып баручы автомобиль водителе кинәт тормозга баса, нәтиҗәдә тюбинг машинаның арткы өлешенә килеп бәрелә. Кызганычка, тюбингның 20 яшьлек пассажиры  җан бирә.

Игътибар итегез!  Автомобильләргә бәйләнгән “ватрушкаларда” һәм чаналарда шуу ХӘВЕФЛЕ! Бу гомереңне һәм сәламәтлегеңне куркыныч астына кую да, штрафлар алу  ихтималлыгы да. Исегездә тотыгыз, кешене үлемгә китергән гамәлләр водительне  җинаяти җаваплылыкка дучар итәргә мөмкин.

Уяу булыгыз, юлда хәвефсезлек кагыйдәләрен үтәгез. Гомер бер, аны саклагыз!

Светлана Шириня әзерләде.

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: