Исегезгә төшерәбез, цирк 2017 елда ябылды, чөнки ул авария хәлендә иде.
Аны мөстәкыйль рәвештә төзекләндерергә республиканың хокукы юк, чөнки бина тулысынча федераль структурага – Росциркка карый. Башкортстан бу бинаны реконструкцияләү проектын үз исәбенә эшләгән, әмма аны ремонтларга кирәк акчаны федераль бюджетка кертмәгәннәр. Мәсьәләне хәл итү өчен Радий Хәбиров Владимир Путинга мөрәҗәгать иткән. Ил Президенты аны хуплаган. Шулай итеп, Уфа циркын ремонтлауга акча 2026 елга федераль бюджетка салынган. Реконструкциядән соң ничек булачагын беләсегез килсә, менә бу фотоларга карагыз.
Башинформ.