РФ президенты Владимир Путин тиешле йөкләмәләр бирде. Моны 2025 елның 1 маена кадәр эшләргә кирәк, дип тапшыра “Ведомости”.
“Русия Федерациясе халыкларының телләре турында” закон 1991 елның октябрендә кабул ителгән булган. Һәм аның нормалары “хәзер дә үзгәрешсез көе
гамәлдә”, дип сөйләде “Пропозитум” адвокатлар бюросының идарәче партнеры Дмитрий Галанцев.
Алдарак РФ Президенты кушуы буенча РАНның Тел белеме институты Русия халыклары телләрен саклау һәм үстерү программасын төзеде. Институт шулай ук 155 исән телне керткән реестр эшләде. Тикшерүчеләр Русия халыклары телләрен өч төркемгә бүлделәр: исән, йоклаган һәм югалган телләр. Исән телләр аралашуда даими кулланылалар. Йоклаганнарына шул телнең аерым сүзләрен онытмаган һәм өлешчә өлкән яшьтә өйрәнгән шул телне йөртүчеләрнең телләре керә. Ә инде югалган телләрдә беркем дә сөйләшми.
Чыганак: Татар-информ