Ветераннар советы рәисе Александр Буйловның әйтүенә караганда, СВО зонасыннан “Камаз” килгән, аңа якташ яугирләр өчен Октябрьский, Туймазы һәм Бәләбәй шәһәрләрендә яшәүчеләр тарафыннан тупланган ярдәмне төягәннәр.
Бәләбәйдән генератор, маскирорвка челтәрләре, су сыешлыклары, буржуйка-мичләр, окоп шәмнәре, OSB-плиталар, чылбырлар һ.б. төялгән.
Олауны төяүдә укытучы Юрий Денисорв җитәкчелегендә Бәләбәй механикалаштыру һәм электрлаштыру колледжы студентлары катнашканнар.
– Бәләбәй районының барлык битараф булмаган кешеләренә рәхмәт! Ярдәм оператив рәвештә барып җиткереләчәк, – диде А. Буйлов.
Любовь Иванова әзерләде. Ветераннар советы фотолары.