Новости
16 Января 2025, 10:00

Владимир Путин кушуы буенча татар телен ничек яңартачаклар

Исән, чикләнгән шәһәр теле – Русия Фәннәр Академиясе  Тел белеме институтының Русия телләрен саклау һәм үстерү программасында татар теле шундый статус алды.

Добавить в предпочтительные источники Google
Владимир Путин кушуы буенча татар телен ничек яңартачакларВладимир Путин кушуы буенча татар телен ничек яңартачаклар
Владимир Путин кушуы буенча татар телен ничек яңартачаклар

Галимнәр Русия президенты Владимир Путин кушуы буенча документ эшләделәр һәм күптән түгел аны активлаштырдылар. Программага Русия халыкларының 155 исән, 15 йоклаган һәм югалган телләреннән җыелма исемлек керде.

Галимнәр татар телен 3 нче төркемгә, “В”  төркемчәсенә керттеләр – аны башкорт, ингуш, тува, шулай ук кыргыз, таджик һәм үзбәк телләре белән бертигез иң тере-исән телләрнең берсе дип атарга була,әйтергә кирәк,  тикшергәндә телләрнең  тик Русия территориясендәге хәле исәпкә алынган. Кырым татар теле начар хәлдә булып чыккан – аны 3Б төркемчәсенә керткәннәр. Себер  татарлары теле белән эш тагын да начаррак – ул 2Б төркемчәсенә кертелгән, бу төркемчәгә тукталган телләр керәләр, аларның буынара тапшырылуы таралу ареалының бик аз өлешендә генә саклана.

Русия телләрен саклау һәм үстерү буенча РАНның Тел белеме институты тарафыннан эшләнгән программа проекты, мәгарифне дә кертеп, барлык өлкәләрдә дә телләрдән киң файдалануны  карый. Моннан тыш, бу программа гадәти булмаган чаралар тәкъдим итә, мәсәлән, татарстанлыларга яхшы мәгълүм – паспортта туган телдә төбәк вкладышы.

Чыганак: “Реальное время”.

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас