Новости
19 Января 2025, 04:00

Ишембай – Хезмәт батырлыгы шәһәре

Русия президенты Владимир Путин Ишембайга  мактаулы  “Хезмәт батырлыгы шәһәре” исемен бирү турында указга кул куйды.

title
Ишембай – Хезмәт батырлыгы шәһәреИшембай – Хезмәт батырлыгы шәһәре
Ишембай – Хезмәт батырлыгы шәһәре

Бөек Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итү елына туры килүе символик. Бөек Ватан сугышы вакытында нәкъ Ишембай – “икенче Баку” – фронт ихтыяҗларын тәэмин иткән. Монда 4,5 млн тонна – сугыш елларында бөтен СССРдан алынган нефтьнең дүрттән бер өлешен чыгарганнар.

Ишембай Уфадан кала Башкортстанда икенче “Хезмәт батырлыгы шәһәре”. Республикада яшәүчеләр фронтта һәм тылда батырлыклары, көндәлек фидакарь хезмәтләре белән Җиңүне  якынайтканнар”, – дип хәбәр итте төбзк башлыгы Радий Хәбиров.

Шулай ук ул “Ишембай – хезмәт батырлыгы шәһәре” стеласын иң яхшы урыннарның берсенә куячаклары белдерде.

Урынны шәһәрдә яшәүчеләр белән бергә сайлаячаклар.

”БХ” белешмәсе

2025 елда Русиянең җиде шәһәренә “Хезмәт батырлыгы шәһәре” исеме бирелде: Курган (Курган өлкәсе), Верхняя Пышма (Свердловск өлкәсе), Ишембай ( Башкортстан Республикасы), Ковров (Владимир өлкәсе), Миасс (Чиләбе өлкәсе),  Яшел  Үзән (Татарстан Республикасы), Ленинск-Кузнецкий (Кемерово өлкәсе) һәм Салехард (Ямал-Ненецкий автономияле округы).

Светлана Шириня әзерләде.

 

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас