Барлык яңалыклар
Новости
19 гыйнвар , 11:00

Яугирләргә Аксаков сәламе

Бәләбәй районы 41 нче урта мәктәбенең 8 “Б” һәм унынчы класс укучылары яугирләребез өчен татлы бүләкләр җыйдылар.

Яугирләргә Аксаков сәламе
Яугирләргә Аксаков сәламе

Алар шулай ук яңа ел котлапулары, изге теләкләр язылган открыткалар да салдылар.

– Яхшы алмаш үсә, – дип аңлаттылар укучыларның матур гамәлен район ветераннар советында. – Безнең сугышчылар балалардан хәбәрләр һәм бүләкләрне аеруча сөенеп алалар, аларның киләчәген шул солдат абыйлары саклый бит.

Мила Любченко.

Фото ветераннар советыннан.

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: