– Донбасста сугыш темасына арналган экспозиция музейда елдан артык гамәлдә, – дип хәбәр итте музей хезмәткәре Майя Андреева. – Хәзер аны яңа артефактлар – хәрби бурычларын үтәгәндә батырлык күрсәткән якташларыбызның шәхси әйберләре, документлары һәм фотосурәтләре белән тулыландыру вакыты җитте. Бу киемнәр, награда документлары (яки аларның күчермәләре), хатлар, саклану чаралары, солдатның көнкүрештәге әйберләре яки яугирнең тыныч тормышын чагылдырган нәрсәләр булырга мөмкин. Безнең үтенечебезгә җавап биргән һәркемгә рәхмәтле булачакбыз без.
– Кем безнең музейда булган, – ди музей директоры Ольга Ивлева, – шул “Ватанны саклаучылар залы” экспозицияләре белән таныш, аңа Бөек Ватан сугышы буенча, Ватаннан читтә хезмәт бурычын үтәгән бәләбәйлеләр турында гаять бай материал тупланган. Икенче ел инде без МХОда катнашучылар һәм ул якташларга ярдәм күрсәтүче бәләбәйлеләр турында мәгълүматлар, әйберләр җыябыз. Киләчәк буыннарга истәлекне саклыйсы, әлеге буынга махсус хәрби операциядә катнашучыларның, медицина хезмәткәрләре, Русиянең яңа төбәкләрен төзекләндерүче белгечләр, волонтерларның батырлыклары, Җиңүне якынайтуга Бәләбәй районының өлеше турында бик тә сөйлисе килә.
Без хезмәттәшлек итүгә исәп тотабыз, МХОда катнашучылар, аларның туганнары, ирекмәннәр белән очрашуларга шат булачакбыз, шулай ук әлеге тематика буенча музей фондларына яңа әйберләр кабул итәргә әзербез.
Сораулар белән телефоннан шылтыратыгыз: 8(34786) 3 00 63.
Светлана Шириня.