Барлык яңалыклар
Новости
20 гыйнвар , 17:00

Кәҗәсе түгел, мәзәге кыйммәт!

Яхшы кәеф өчен күп тә кирәкми.  Җылы сүз, бер-береңнең исәнлеген белү, күңелеңә ошаган китап уку...  Ә  тагын рус һәм татар телләрендә чыгучы үз “Бәләбәй хәбәрләре” гәзитеңә язылу һәм туган як турында яңалыкларны белеп бару. Ә тагын район матбугаты үсешенә өлешең өчен бүләк алу.

Кәҗәсе түгел, мәзәге кыйммәт!
Кәҗәсе түгел, мәзәге кыйммәт!

13 гыйнварда, Русия матбугаты үзенең һөнәри бәйрәмен билгеләгәндә, Иске ел алдыннан редакциядә район басмасына ярты яки бер елга язылганнар өчен призлар уйнату  оештырылды.

Анда катнашкан күпләр өчен җиңү –  күңелле сюрприз, ә бүләкләр – аларның газетага тугрылыклары өчен игътибар һәм рәхмәт билгесе булды.

Шунсы шатлыклы, призлар отып, иң беренче аларны алырга килүчеләр – озак еллар “Бәләбәй хәбәрләре” газетасы белән дуслык бәйләнешен  тотучы, басма сүзне яратучы Нурмөхәммәт Хөсәенов белән Ракия Төхвәтшина. Туры килүе соң әле аның: алар икесе дә озак еллар Бәләбәй татар гимназиясендә йөзеп эшләүчеләрдән – берсе директор, ә икенчесе директор урынбасары булып.. Укучыларга белем һәм милли тәрбия бирү, аларда милли үзаң тәрбияләү максатында халкыбызның күркәм йолаларын, гореф-гадәтләрен  гимназиядә булдыру һәм  яшәтүгә күп көч салган ветеран педагоглар алар. Уку оешмасы коллективы  аларга бик рәхмәтле, алар башлаган эшләр бүген дә дәвам  итә.

  – Директор булып эшләгән чагымда гимназия коллективының “Бәләбәй хәбәрләре”нә дәррәү язылуын таләп итә идем. Бүген дә милләттәшләребезнең басманы алдыруына  җитди карыйм, тормыш иптәшем Мәрьям белән тарихи мәчеттә дә мөселман кардәшләребезне  гәзиткә язылырга өндибез, абонементлар алып барып, үзебез яздырабыз. “Бәләбәй хәбәрләре”  – ул туган тел сагында торучы бер калкан сыман,  ихласлыгы, күңелгә якын булганы өчен яратабыз аны, – ди Нурмөхәммәт Нури улы.

 – “Бәләбәй хәбәрләре” гәзитен язылмау дигән уйның гомумән туганы-булганы да юк, гомер буе алдырам мин аны.Ике атнага бер генә килсә дә, аның белән туган телдә уку рәхәтлеге,  район-шәһәр генә түгел, үз төбәгебез татарлары яшәеше хәбәрләре дә, әдәби күчтәнәчләр дә  килә. Өстәвенә менә призлар да оттык, күңелле бит, – ди Ракия ханым.

Әйе, әллә нинди зур призлар да түгел, әмма халык әйтмешли, кәҗәсе түгел, мәзәге кыйммәт!

Басма матбугат – туган якның шатлык һәм кайгыларын, уңышларын һәм кыенлыкларын чагылдыручы тормышның бер көзгесе.

Басмага, туган телгә тугры даими, шулай ук яңа язылучыларыбызга рәхмәт!

Бер уңайдан, тагын исегезгә төшереп узам.“Бәләбәй хәбәрләре” газетасына язылучылар арасында җиңүчеләр булдылар: номерсыз – Егорова (скандинавча йөрү  таяклары), 6515 – Мөхәмәдиева (турыпочмаклы савыт), 6528 – Төхвәтшина (бүләк җыелмасы), 6536 – Хөснетдинов (шикәр савыты) һәм 6529 – Хөсәинов (кухня тактасы).

Призлар уйнатуда катнашучыларның барсына да рәхмәт белдерәбез! Район газетасына язылыгыз, укыгыз, бөтен яңалыкларны белеп барыгыз!

Безнең белән бергә калыгыз! Изгелек телибез без сезгә!

Зәйфә Салихова.

Фотода Нурмөхәммәт Хөсәенов һәм Ракия Төхвәтшина.

Регина Иванова фотосы.

 

Автор:Алексей Петров  
Читайте нас: