Аңа бу юлы кечкенә приз – шикәр савыты чыккан икән. Халык әйтмешли, дөя дә бүләк, энә дә бүләк. Аның каравы 2023 нче елда "Белебеевские известия" га язылганнар арасында призлар уйнатканда, Рафаел Наил улы итүткәргеч откан булган.
– Мясорубка бик әйбәт булды, бүгенгә кадәр аны кулланабыз, рәхмәт, – ди ул.
Бәләбәйдә яшәүче китап, гәзит укырга яраткан Хөснетдиновлар гаиләсе ел саен басманың ике телдәгесенә дә язылалар, укыйлар. Безнең йортта яшәүчеләрнең сирәге генә гәзит алдыра, ә без – гомер буе, әни дә гел алдырды, ди ул.
– Сез туган телдә бик әйбәт сөйләшәсез, – дип ислим мин.
– Бщй, татарлар бит без.Тумышым белән Аксаковтан, әнием Рәшидә татарча гына сөйләште, бәләкәйдән телем татарча ачылды. Русчага күчәргә форсат булмады (елмая) – Гөлшатка өйләндем, ә ул татар теле белгече – хаклы ялга чыкканчы Бәләбәй татар гимназиясендә татар теле һәм әдәбиятыннан укытты. Ана теле безнең гаиләдә иң хөрмәтле тел! – ди Рафаел Наил улы.
Саубуллашканда ул "Бәләбәй хәбәрләре" дә атна саен чыксын иде дигән теләген дә белдерде.
Газетабызның Хөснетдиновлар шикелле дуслары, даими укучылары булуы нинди күңелле!
Зәйфә Салихова.
Регина Иванова фотосы