Барлык яңалыклар
Новости
22 гыйнвар , 13:00

Алар – әзер экспертлар

Кем белгечлеген аңлы рәвештә сайлый, кызыксынып укый, шулар өчен студент еллары сизелми дә үтә

Алар – әзер экспертлар
Алар – әзер экспертлар

Шамил Шафигуллинга Бәләбәй механикалаштыру һәм электрлаштыру колледжында укуын тәмамларга ел ярым гына калган. “Авыл хуҗалыгын механикалаштыру” бүлегенең өченче курс студенты 2024-2025 уку елында РФ Хөкүмәте стипендиясен ала, ул аңа укуда уңышлары һәм 2024 елда “Профессионаллар” милли чемпионатының төбәк этабында “Авыл хуҗалыгы машиналарыннан файдалану” компетенциясе буенча уңышлы чыгыш ясаганы өчен РФ Мәгариф министрлыгы хаты нигезендә тәгаенләнгән.

 – Әгәр моңа кадәр Шамил әлеге белгечлек буеча сайлап алу ярышларында конкурста катнашучы ролендә катнашкан булса, быел инде эксперт ролендә чыгыш ясаячак. Өлкән остазлары белән бергә республиканың төрле колледжларында студентларның гамәли күнекмәләрен бәяләячәк, – дип сөйләде уку йорт директорының производствога өйрәтү буенча урынбасары Николай Самарин.

Узган җәй егет агасының фермер хуҗалыгында тагын тракторда һәм комбайнда эшләгән. Диплом алганнан соң яшь белгеч вузга керергә ниятли, киләчәктә агросәнәгать комплексы өлкәсмендә үз эшен ачарга һәм хезмәт династиясен дәвам итәргә тели.

Даниил Салейкин, Башкортстан Республикасы Башлыгы стипендиаты, энергетиклар нәселеннән. Аның әтисе белән агасы “БелЗАН” җәмгыятенең энеретика хезмәтендә эшлиләр.

Былтыр уку отличнигы “Профессионаллар” милли чемпионатының төбәк этабында “Электромонтаж” компетенциясе буенча икенче урынны яулады. Тыйнак, максатчан егет быел диплом алганнан соң “Башнефть”нең стрпуктура  бүлеге – “Башнефтьстрой” га эшкә урнашырга тели, ул анда производство практикасы үткән булган.

Альбина Абдуллина – БР Башлыгы стипендиаты – булачак икътисадчы. Кыз Радий Хәбировның югары һәм урта-махсус уку йортларының иң яхшы студентлары белән очрашуда  республика җитәкчелеге яшьләргә зур өметләр баглый дигән сүзләрен гомерлеккә истә калдырган.

 – Математика мәктәптә иң яраткан фәнем булды. Колледжда да теләп укыйм. Безнең укытучылар көчле, тирән белем бирәләр, – ди Альбина.

Уку лабораторияләрендә, производство остаханәләрендә без быел февральдә “Професионаллар” чемпионатының төбәк этабында туган колледжлары данын яклаячак студентлар беләгн аралаштык без. Без егетләрнең уңышлы чыгыш ясауларын телибез, мондый ярышларда катнашу, өстәвенә җиңү, аларга карьера үсешендә киң мөмкинлекләр ача.

Римма Солтанова.

Елена Петрова фотолары.

Алар – әзер экспертлар
Алар – әзер экспертлар
Алар – әзер экспертлар
Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: