Без Марат Данил улының эштән курыкмавын, барсын да намусы кушканча эшләвен күреп алдык. Ул агач эшен дә әйбәт белә, техника да ремонтлый, эретеп ябыштыру эшләре белән шөгыльләнә. Кыскасы, алтын куллы оста.
Авылда тракторда эшләргә теләгән яшьләр калмады, шуңа күрә Марат Низамиев 2023 елның ноябрендә авыл Советына тракторчы булып эшкә урнашкач, безнең коткаручыбызга әйләнде. Башта техниканың нинди хәлдә булуын тикшереп, ул тракторны һәм коммуналь отвалны ремонтлады. Кыш буе бер-берсеннән 10-20 чакрым ераклыктагы авылларның урам юлларын кардан тазартты.
Марат Данил улы ярдәме кирәк булган бар җирдә дә өлгәшергә тырыша, кирәк икән, иртәннән караңгы төшкәнче эшли. Яшәүчеләр аның юлларны пөхтә итеп киңәйтүе, җайсыз тар тыкрыкларны да чистартуын исләп торалар. Авылдашлар, шылтыратып, тракторчыга яхшы эше өчен рәхмәтләрен җиткерәләр.
Техника караганны, игътибарны ярата ул. Марат Низамиев тракторын һәм янгын депосы җылылыгын карап-тикшереп кенә тора. Ул шулай ук янгын техникасын төзек тотуга да җаваплы. Өстәвенә авыл биләмәсе хакимияте машинасын йөртүче дә. Марат Данил улы вазыйфаларын җиренә җиткереп үти.
Ләлә Харисова,
Тузлыкуш авыл Советы авыл биләмәсе хакимияте башлыгы.
Автор фотосы