– Өч иләк аша?
– Нәрсә дә булса әйтер алдыннан аны өч иләк белән иләргә кирәк. Башта дөреслек иләге аша үткәрергә. Син ул әйткән сүзнең дөреслегенә ышанасыңмы?
– Юк, мин аны ишеттем генә.
– Димәк, аның дөресме-түгелме икәнен син белмисең. Ул чагында икенче иләк аша үткәрик. Икенче иләк – изгелек иләге. Син минем дусым хакында ниндидер яхшы нәрсә әйтмәкчесеңме?
– Юк, киресенчә.
– Димәк, – дип дәвам итте Сократ, – син аның турында ниндидер начар сүз әйтергә телисең, ә үзең аның дөреслегенә икеләнәсең.
Инде өченче иләккә килик. Анысы – файда иләге. Син сөйләргә теләгән нәрсә миңа бик кирәкме?
– Юк, аның бер кирәге дә юк.
– Шулай итеп, – дип йомгак ясады Сократ ,– син әйтергә теләгән сүздә дөреслек тә, яхшылык та, файда да юк. Ул чагында нигә әйтергә?
Ачык чыганактан.