Новости
24 Января 2025, 12:00

“Бөек Җиңү” бөтендөнья мәктәп олимпиадасы

Старт – 2025 ел, 25 февраль. “Бөек Җиңү” бөтендөнья мәктәп олимпиадасында катнашуга заявкалар кабул ителә башлады

Добавить в предпочтительные источники Google
“Бөек Җиңү” бөтендөнья мәктәп олимпиадасы“Бөек Җиңү” бөтендөнья мәктәп олимпиадасы
“Бөек Җиңү” бөтендөнья мәктәп олимпиадасы

Бу колачлы халыкара интеллектуаль ярыш, анда 10нан 18 яшькәчә мәктәп укучылары катнаша ала. Ярышка төрле илләрдән, Башкортстаннан да, укучылар кушыла алалар.

Олимпиада Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек кысаларында уздырыла. Җиңүчеләр өчен төп приз – Мәскәүдә Кызыл мәйданда парадны күрү мөмкинлеге, ә финалга чыгучылар истәлекле бүләкләр һәм дипломнар ала.

Олимпиаданың этаплары һәм форматы

Олимпиада өч этапта уза:

 – 25 февральдә беренче тур старт ала – классик онлан-тест үтү.

– 24 мартта икенче этапта катнашучылар киңәйтеләгән тест биремнәрен үти.

 – 6 майда катнашучылар иҗади эшләрен тәкъдим иткән финал туры була.

Барлык биремнәр дә катмарлылык дәрәҗәләренә карап бүленгән һәм эрудициягә, тарихны тирәнтен белүгә сораулар бирелгән.

Өстәмә конкурслар

Олимпиада чикләрендә өстәмә ике иҗади эш каралган:

 1.”Җиңүчеләр” (“Лица Победы”) темасына рәсем.

  1. Инша - ”Яшь полководец” (“Юный полководец”).

Ничек катнашырга

Олимпиаданың рәсми сайтында теркәлергә -  https://pobeda.may9.ru/main, анда конкурсның  шартлары һәм заявка формасы урнаштырылган.

 

“Бөек Җиңү” бөтендөнья мәктәп олимпиадасы
“Бөек Җиңү” бөтендөнья мәктәп олимпиадасы
Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас