Новости
24 Января 2025, 08:00

Бәләбәй районы хакимияте ветераннары – үзебезнекеләр белән!

Бәләбәй районы хакимиятенең ветераннар оешмасыннан (рәисе Наталья Муратханова) яугир якташларыбызга чираттагы гуманитар ярдәм партиясе барып җитте.

Добавить в предпочтительные источники Google
Бәләбәй районы хакимияте ветераннары – үзебезнекеләр белән!Бәләбәй районы хакимияте ветераннары – үзебезнекеләр белән!
Бәләбәй районы хакимияте ветераннары – үзебезнекеләр белән!

Бу юлы җыелган акчага алар юеш салфеткалар, төзелеш кадаклары, үзкискечләр, изолента, балталар, чүкечләр, ачкычлар җыелмалары, бензопычкы, трансмиссион май һ.б. сатып алганнар.

Үткән айда сугышчыларга генератор озатканнар.

 – Бездә үзенә күрә ирекмәннәр үзәге барлыкка килде. Ай саен акча җыябыз, МХО сугышчыларының ихтыяҗларын өйрәнәбез һәм кирәкле материалларны сатып алабыз, – дип аңлатты Наталья Леонидовна.

Район ветераннар советы рәисе урынбасары Гүзәл Ишниязованың әйтүенә караганда, район хакиимиятенең элекке хезмәткәрләре иң актив хәйриячеләрдән.

Любовь Иванова әзерләде.

Фото ветераннар советыннан.

.

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас