Барлык яңалыклар
Новости
25 гыйнвар , 10:00

Изге һөнәр юлында

 Мәтәүбаш авылыннан 17 яшьлек Анастасия Борисова балачактан кешеләргә булышырга, алар тормышын яхшырак итәргә хыялланган. Бу хыялы аны Бәләбәй медицина колледжына алып килгән, ул анда "Сестринское дело" белгечлегенә укый.

Изге һөнәр юлында
Изге һөнәр юлында

Колледж Настя өчен икенче йортка әйләнгән. Аның әйтүенчә, югары квалификацияле укытучылар, кызыклы фәннәр һәм студентларга карата яхшы мөнәсәбәт уку өчен идеаль шартлар тудыра.

 – Мин  монда үземне судагы балык шикелле тоям, – ди кыз. – Аеруча анатомия фәне ошый, аның һәр дәресе – кеше организмы дөньясына мавыктыргыч сәяхәт ул.

Яңа белемгә теләп омтылса да, студент кыз уку һәм башка шөгыльләр арасында баланс табарга  тырыша. Аның шөгыле – спорт  һәм сәламәт яшәү рәвеше. Настяга фитнес белән шөыльләнү нык ошый, бу аңа физик формада булырга, энергия алырга ярдәм итә.

Моннан тыш, кыз уку йорты тормышында, төрле конкурсларда һәм фестивальләрдә актив катнаша.

Настя шулай ук ирекмәнлек эшчәнлеге белән шөгыльләнә. Башкалар белән  Балалар йортына бара, Бәләбәй Үзәк дәваханә  хезмәткәрләре өчен мәдәни һәм спорт чаралары оештыра, колледжны тәмамлаучылар өчен чыгарылыш балын уздыруда ярдәм итә.

 – Ирекмән булу – зур җаваплылык! Башкаларга ярдәм итә алуымнан мин зур канәгатьлек алам, – дип исәпли булачак медик.

Әмма Анастасияның төп максаты – югары класслы табиб булу һәм  югары белем алу. Тырышлыгы һәм белемгә омтылышы аңа ниятләренә ирешергә ярдәм итәчәгенә ышана ул.

Студентлар көне алдыннан, әлбәттә, кыздан бәйрәмне ничек билгеләвен сорадык.

 – Бу көн һәрчак әти-әнидән һәм якыннардан котлаулар белән тулы, миңа зур булмаган бүләкләр бирәләр, көтелмәгән сөенеч эшлиләр, – дип елмая Настя . – Ә колледжда без төркем белән бергә класс җитәкчебез Гөлнара Даһир кызы Имаева кабинетында җыелабыз һәм  ел  саен " Казанышлар һәм уңышлар парады" оештырабыз – узган елга йомгак  ясыйбыз, бер-беребезне бәйрәм белән котлыйбыз.

.

Регина Иванова. Фото студент кызның архивыннан.

 

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: