Ленинградта фашизм оештырган утлы боҗра кешелекнең иң канкойгыч камалышы булды.
Фашизм боҗрасында булган чорны саннарга күчергәндә
Хәрби яугирләр арасында:
һәлак булучылар саны 332 059
хәбәрсез югалганнар саны 111 242
Гражданнар арасында югалтулар
артиллерия атуы һәм бомбардировкалар вакытында 16747,
ачлыктан 632253 кеше.
Шәһәрне утлы боҗра чолгап алган көннәрдә халык өчен иң кыйммәтле һәм иң кирәкле ризык — икмәк була.
1941 елның ноябрь — декабрендә эшче көненә 250 г. ә хезмәткәрләр, балалар һәм өлкән яшьтәгеләр 125 г. икмәк ала алган.
Ленинградлылар өчен шәһәрнең утлы фашист камалышыннан азат ителгән 27 гыйнвар көне — изге көн. Ачлык, рәнҗеш, югалтулар, өметләр һәм ышаныч белән көтеп, Аллаһы Тәгаләдән ялварып сорап алган көн бу. 27 гыйнвар көнне Санкт-Петербургта һәм илнең һәр төбәгендә Ленинградны фашист блокадасыннан тулысынча азат итүнең 80 еллыгына багышланган киң күләмле чаралар уза. Тантаналар Пискарев мемориаль зыяратындагы «Ватан — Ана» монументына веноклар һәм чәчәкләр салу белән башлана. Бу дөньядагы иң зур мемориаль каберлек. Анда Ленинград блокадасы корбаннары һәм Ленинград фронтында һәлак булган яугирләр җирләнгән.
«Питер Татар» порталы.
Материал кыскартып алынды. Зәйфә Салихова әзерләде.