Барлык яңалыклар
Новости
27 гыйнвар , 17:00

Искә алып, чәчкәләр салдылар

"Ватанны саклаучыларга" мемориаль комплексында Ленинград блокадасын өзүнең  81 еллыгына багышланган митинг узды.  

Искә алып, чәчкәләр салдылар
Искә алып, чәчкәләр салдылар

872 көн шәһәр боҗрада, ә анда яшәүчеләр үлем куркынычында булдылар.

Камауда булган ленинградлыларны һәм 1944 елның 27 гыйнварында Ленинград янында дошманны тар-мар итүчеләрне искә алырга Бәләбәй район ветераннар советы, "Хәрби тугандашлык" иҗтимагый оешмаларының, чик сакчылары һәм һава-десант гаскәрләре союзларының урындагы бүлекчәләре активистлары, Эчке эшләр министрлыгы ветераннары, механикалаштыру һәм электрлаштыру колледжы студентлары һәм һ.б. килделәр.

Митингта катнашучылар ленинградлылар-блокадачыларны һәм  аларны азат итүчеләрне бер минутлык тынлык белән искә алдылар, мәңгелек утка чәчкәләр салдылар.

Истәлекле чараны оештыручы – Бәләбәй районы хакимияте социаль үсеш идарәлегенең яшьләр бүлеге.

 

Любовь Иванова әзерләде. Михаил Яковлев фотосы.

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: