Барлык яңалыклар
Новости
28 гыйнвар , 16:00

Башкорт телен балалар бакчасыннан өйрәтү зарур

Бәләбәй шәһәренең "Урал-Батыр" милли- мәдәни үзәгендә Бөтендөнья башкортлары корылтае Бәләбәй бүлегенең киңәйтелгән утырышы узды. Ул декабрь аенда Уфада узган Бөтендөнья башкортлары корылтаеының IV съезды йомгакларына багышланды.

Башкорт  телен балалар бакчасыннан өйрәтү зарур
Башкорт телен балалар бакчасыннан өйрәтү зарур

Бөтендөнья башкортлары корылтае рәисе урынбасары, мәгариф, фән, башкорт телен һәм әдәбиятын үстерү буенча комиссия рәис е, шагыйрә, «Аҡбуҙат» журналының баш мөхәррире һәм шушы ук комиссия әгъзасы, «Ағиҙел» журналының баш мөхәррире Мөнир Кунафин чараның хөрмәтле кунаклары булдылар.

Эшлекле җыелышта катнашучыларны Бәләбәй бүлеге рәисе Радмир Хәйруллин сәламләде, ул муниципаль районда башкорт телен, йолаларын өйрәнү, саклау һәм үстерү җәһәтеннән нәрсәләр эшләнүен  кыскача сөйләп үтте. Докладчы бүгенге көндә иң мөһим булган махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм темасына да кагылды.

Лариса Абдуллинаның чыгышы эчтәлекле, хис-тойгыларга бай булды. Узган съездның төп карарларының берсе итеп ул башкорт телен балалар бакчасыннан башлап өйрәнүне атады.

Лариса Хашим кызы, Мөнир Сәхиулла улы кебек үк, махсус хәрби операция зонаһына барган. Русиянең яңа төбәкләре буйлап йөргәндә, кешеләр белән очрашканда андагы балаларның никадәр илсөяр булып тәпрбияләнүләренә сокланган.

Утырышны алып баручы, башкорт  мәдәнияте үзәге җитәкчесе Анжела Әүбакирова Мөнир Кунафинга сүз биргәндә аның Бәләбәй районында башкорт телен үстерү җәһәтеннән куратор булуын да әйтте.

Мөнир Сәхиулла улы съездда төбәк башлыгы Радий Хәбировның чыгышыннан алган тәэсоратларын бүлеште, башкорт телен өйрәнү, үстерү җәһәтеннән  әлеге вакытта нәрсәләр эшләнүе, эшләнәчәге хакында сөйләде. Шулай уҡ МХОда булгандагы истә калырлык очрашулары, анда туган фикерләре белән бүлеште.

 Бәләбәй бүлегенең иң актив әгъзаларын бүләкләү тантанасы да булды. Шәхси эшкуар Раян Хәйруллин белән башкорт  мәдәнияте үзәгенең мәдәни чаралар оештыручысы  Миңзифа Вилданова БР Дәүләт Җыелышы-Корылтай рәесеннән Рәхмәт хатлары алдылар.

Зөлфиә Гарифуллина.

Елена Петрова фотолары

 

Башкорт  телен балалар бакчасыннан өйрәтү зарур
Башкорт  телен балалар бакчасыннан өйрәтү зарур
Башкорт  телен балалар бакчасыннан өйрәтү зарур
Башкорт телен балалар бакчасыннан өйрәтү зарур
Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: