Барлык яңалыклар
Новости
28 гыйнвар , 15:00

Мутлашучыларга ярты миллиард (!) сумын биргән

Төгәлрәк әйтсәк, 430 миллион сум! Ә кем соң ул?

Мутлашучыларга ярты миллиард (!) сумын биргән
Мутлашучыларга ярты миллиард (!) сумын биргән

Ольга Серова Самара өлкәсе Үсеш корпорациясенең элекке җитәкчесе һәм губернатор Владимир Артяковның ярдәмчесе булган.

«SHOT» каналы мәгълүматлары буенча, Самарада яшәүче Ольга Серовага 71 яшь. «ВТБ» банкы офисларының берсендә ул 350 миллион сум һәм 800 мең доллар (79,8 миллион сум тирәсе) алган һәм телефоннан шалтыратучыларга биргән. Ул җибәргән сумма – мошенниклар телефон аша урлаган иң зур суммаларның берсе.

Банк хезмәткәрләре гадәти булмаган бу хәлгә игътибар иткән һәм берничә көн  аны акчаларын алмаска күндерергә тырышкан. Әмма барыбер аңа акчаларын бирергә мәҗбүр булган.

Серова үзе бу хәлне халыкка чыгарырга теләми, ул «SHOT» каналы хәбәрчесенә бу турыда сөйләүдән баш тарткан.

Фото: © «SHOT» телеграм-каналы

 

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: