Барлык яңалыклар
Новости
29 гыйнвар , 13:00

Ачылыкүл буенда глэмпинг төзелә

Башкортстанда Дәүләкән районында ял  базасы булдыру буенча инвестиция проекты гамәлгә ашырыла.

Ачылыкүл буенда глэмпинг төзелә
Ачылыкүл буенда глэмпинг төзелә

Аның инициаторы – "Перспектива" җәмгыяте.  Проект республиканың "Инвестиция сәгате"ндә тәкъдим ителде һәм аның йомгаклары буенча өстенлеклеләр исемлегенә кертелде. Бу инвесторга салым льготалары һәм башка өстенлекләр кебек дәүләт ярдәменә дәгъва итәргә мөмкинлек бирә, дип хәбәр итә Башкортстан хөкүмәтенең матбугат хезмәте.

Инвестор проектны торышка ашыруга 30 миллион сум тотынырга ниятли. Ачылыкүл буендагы ял базасынңда кунакханә бүлмәләре һәм кафесы булган административ корпус, мунча комплексы һәм ял зоналары белән алты йорт, балалар һәм өлкәннәр өчен уен зоналары, кинотеатр була.

Туристлар өчен яңа урын Дәүләкән районы һәм тоташ республика  икътисадына уңай йогынты ясар дип көтелә. Ял базасын 2026 елда файдалануга тапшыру планлаштырыла.

Фото:Башкортостан хөкүмәте

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: