Барлык яңалыклар
Новости
30 гыйнвар , 13:00

Шәп кызлар футбол уйныйлар!

Бай тарихлы Бәләбәйдә һичшиксез футбол яратучыларны шатландырачак вакыйга булды. Беренче тапкыр хатын-кызлар футбол командасы төзелде, командада "Чемпион" спорт мәктәбе кызлары уйный.

Шәп кызлар футбол уйныйлар!
Шәп кызлар футбол уйныйлар!

 – Мондый җыелма команда булдыру идеясе күптәннән туган иде, – дип сөйләде спорт  мәктәбе директоры Максим Кудряшов. – Тулы командага һәрвакыт кешеләр җитми бит, шул хәл тоткарлады. Күптән түгел шулай да без тулы команда өчен спортчыларны кирәк кадәр туплый алдык. Яшь футболчы кызлар Игорь Макаров һәм Александр Емельянов остазлыгында актив  шөгыльләнә башладылар, хәтта беренче ярышларга да чыктылар.

Мәктәп укчылары Октябрьский шәһәрендә узган республикаара турнирда катнаштылар.Ярышта Әлмәттән, Бәләбәй, Салават, Октябрьский һәм Югары Яркәйдән командалар катнаштылар.

Турнир һәр командага барлык көндәшләре белән уйнау мөмкинлеге бирде. Бәләбәйнең футболчы кызлары биштән ике уенда җиңеп, дүртенче урынны алдылар.

 – Бу башлап торган команда өчен яхшы нәтиҗә. Иң мөһиме – тәҗрибә туплау, ә аннары җиңүләр дә киләчәк, – дип исәпли Максим Юрьевич. – Турнирда иң яхшы уйнаучылар арасында өчесенең безнеке булуы күңелле. Алар: Алина Гайнетдинова, Анна Круглова һәм Виктория Короткова. Бу аларның талантын һәм футбол кырында  тырышлыгын тану.

Команда ярыштан канәгать, яңасына җитди әзерләнергә ниятли. Беренче өчлеккә керерләр дип ышапнасы килә.

Регина Иванова.

Спорт  мәктәбе фотосы.

 

 

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: