Новости
31 Января 2025, 06:00

Җиңүнең 80 еллыгы елында Русия шәһәрләрендә хәрби парадлар узачак

Җиңүнең 80 еллыгы елында Русия шәһәрләрендә хәрби парадлар узачак. Бу хакта "Победа"  Русия оештыру комитеты утырышында сөйләделәр.

Добавить в предпочтительные источники Google
Җиңүнең 80 еллыгы елында Русия шәһәрләрендә хәрби парадлар узачакҖиңүнең 80 еллыгы елында Русия шәһәрләрендә хәрби парадлар узачак
Җиңүнең 80 еллыгы елында Русия шәһәрләрендә хәрби парадлар узачак

Хәрби парадлар Мәскәүдә һәм тагын сигез герой-шәһәрдә, шулай ук хәрби окурглар, флотлар, гомумгаскәр армияләре һәм Каспий флотилиясе штаблары урнашкан 19 шәһәрдә узачак. Парад расчетлары составына махсус хәрби операциядә катнашучылар керәчәк, дип белдерде Русия Федерациясе оборона министры.

Узган юбилей елларындагыча, хәрби парадларда тарихи өлеш каралган. Аңа фронтлар штандартлары, данлыклы соединениеләрнең һәм хәрби частьләрнең байраклары, Бөек Ватан сугышы вакытындагы корал һәм эпикировка  белән җәяүлеләр колонналары, шулай ук тарихи хәрби техниканың механикалаштырылган колонналары кертеләчәк.

Кызыл мәйданда парадта катнашу өчен 19 дустанә дәүләттән хәрби подразделениеләр чакырылган. Гаскәләрнне җәлеп  итеп,  370 яшәү пунктында тантаналы чаралар узачак. Русия хәрби формированиеләре шулай ук Сухумида, Цхинвалда, Дүшәмбе һәм Бишкекта Җиңлү көнен бәйрәм итүдә катнашчаклар.

Фото:kremlin.ru

Автор:Алексей Петров  
Читайте нас