Барлык яңалыклар
Новости
31 гыйнвар , 17:00

Кышкы “Искиткеч көн” ярминкәсе

Җылы кышкы көн. Шат йөзләр, уен-көлке. Театрлаштырылган тамаша. Телеңне йотарлык тәмлекәчләр...

Кышкы “Искиткеч көн” ярминкәсе
Кышкы “Искиткеч көн” ярминкәсе

Кичә, ягъни 30 гыйнварда, Бәләбәй районының Мәтәүбаш авыл мәктәбе алдындагы мәйданда узган күңелле кышкы ярминкәдә боларның барсы да булды.

“Урал-Батыр” милли-мәдәни үзәге коллективы хезмәткәрләре матур театрлаштырылган тамаша күрсәтеп, ярминкәгә килгән өлкәннәрнең һәм балаларның күңелләрен күтәрде.

Өлкәннәр дә балалар белән бергә төрде спорт ярышларында катнаштылар.

Аннары бай кышкы ярминкә оештырылды. Монда теләгән һәркем үзе җитештергән продукцияне, пешергән камыр ашларын, шулай ук кул эшләрен сата алды.

Кышкы бәйрәмгә килгән, катнашкан һәркем уңай хис-тойгылар кичерде.

Зәйфә Салихова.

Фотолар Мәтәүбаш авыл мәктәбеннән.

 

Кышкы “Искиткеч көн” ярминкәсе
Кышкы “Искиткеч көн” ярминкәсе
Автор:Алексей Петров  
Читайте нас: