Барлык яңалыклар
Новости
31 гыйнвар , 13:00

Уҗымнар ничек кышлый?

Бәләбәй районы хуҗалыкларында 2025 ел уңышы өчен 6441 гектар уҗым культуралары чәчелде, шул исәптән уҗым арышы – 2643 гектар, бодай – 3793 гектар.

Уҗымнар ничек кышлый?
Уҗымнар ничек кышлый?

Уҗым культураларының кыш һәм иртә язгы чорда ничек кышлауларын белү, хәлләрен үз вакытында ачыклау , шулай ук  яз аларны  тәрбияләү чараларын планлаштыру өчен "Россельхозцентр" учреждениесе белгечләре расланган ысул нигезендә уҗым культураларының монолитларын сайлап алу һәм шыттыру юлы белән лаборатория шартларында чәчүлекләрне күзәтеп торалар.

Һәр басудан үрнәкләр алабыз, вегетация һәм кышлау шартлары төп массивтан аермалы булган җирләр генә кала, ягъни  урман кырлары, салам эскертләре яны һ.б.

Быел уҗым культураларының яшәүгә сәләтлелеген ачыклар өчен монолитларны "Өсән авыл хуҗалыгы предприятиесе" җәмгыяте басуларыннан алдык. "Башкирская" сортлы уҗым бодае чәчүлекләрендә карт  катламының калынлыгы 50-52 см. Алынган монолитны боз капламаган, туңган туфрак калынлыгы – 2-3 см, 10 см тирәсе тирәнлектә температура +1 градус.

Кызганычка каршы,уҗымнарның кышлавына бу бик үк яхшы шарт түгел. Минус температурасы (1-3 градус) оптималь исәпләнә. Мондый шартларда чәчүлекләрнең беркадәресенең харап булуы ихтимал, ягъни үсемлекләр пышлыгырга мөмкин.

Дамир Латыйпов,

 "Россельхозцентр" учреждениесенең БР буенча филиалы Бәләбәй районы бүлеге начальнигы.

Уҗымнар ничек кышлый?
Уҗымнар ничек кышлый?
Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: