-10 °С
Ачык
Русия Мәгариф министрлыгында туучылар санын арттыру өчен мәктәп дискотекаларын кайтарырга тәкъдим иттеләр
Тәрбия өлкәсендә дәүләт сәясәте департаменты директоры Наталья Агре сүзләренчә, демографик вәзгыятьне яхшырту өчен күп кенә мөһим чаралар уздырыла, әмма «балаларның романтикасы юк».
Мәктәп дискотекаларының балаларны мөнәсәбәтләр төзергә өйрәтә алуына шикләнми ул.
Бүгенге көндә балаларның 8 проценты гына үзләрен 18 яшьтән 21 яшькә кадәрге гаилә тормышында күрергә тели, ләбаса...
Фото: РБК.