Үткән ел ахырында предприятие республика лизинг компаниясе ярдәмендә 2 миллион сумга "ТИТАН-500" индукцияле пар генераторы сатып алган. Корылма санитар-гигиена продукциясе әзерләү өчен икенчел чималны киптерә һәм зарасызландыра торган барабанны җылыту өчен файдаланыла.
– Продукциягә сорау арткач, җитештерүчәнлекне арттырырга һәм сарыф ителүче электр энергиясен 10-15 процентка киметергә мөмкинлек бирүче куәтлерәк корылма алу ихтыяҗы туды. Без финанс ягын караганда, льготалы лизингка тукталдык һәм түбән ставка белән финанс ярдәме алдык, – дип сөйләде предприятие директоры урынбасары Павел Колпаков.
Бәдрәф кәгазе җитештергәндә икенчел чимал файдаланыла, ул Уфаның сортларга аеру пунктларыннан тюкларда кайтарыла. Шулай ук бирегә Бәләбәй һәм күрше районнар предприятиеләре, оешмалары һәм учреждениеләре дә макулатура тапшыралар. Комбинат тәүлек саен 3-4 тонна продукция тапшыра. Аны Башкортстанның сәүдә челтәрләренә, шулай ук Русиянең башка төбәкләренә дә озаталар. Бәләбәй продукциясе "ОЗОН" маркетплейсында да тәкъдим ителгән.
Предприятиедә 11 кеше эшли. Коллективның төп үзәген комбинат булдырылганнан бирле эшләүчеләр тәшкил итә.
"БХ" белешмәсе
"Бәләбәй кәгазь комбинаты" җәмгыяте 2017 елның октябрендә "Бәләбәй" елдам үсү биләмәсе резиденты статусын алды. Район хакимиятенең инвестицияләр һәм сәнәгать бүлеге мәгълүматы буенча, әлегә предприятие 16,9 млн смлык инвестицияләр үзләштергән.
Римма Солтанова.
Елены Петрова һәм комбинат фотолары.