"Тау бөркетләре"ндә гаилә ялы спорт вакыйгасы гына түгел, катнашучыларга бергә вакыт уздыру, табигатькә соклану һәм уңай хис-тойгылар алу мөмкинлеге дә булган. Дуслык, бер-береңә ярдәм халәтедә һәр спортчы иң яхшы сыйфатларын күрсәтә һәм яңа биеклекләр яулый алган.
30 чакрым араны ирекле стильдә үтеп, Салават Гомәров почетлы икенче урынны яулаган, Евгений Убайдуллаев – өченче. Владимир Макаров исә дүртенче урында. Бәләбәй чаңгычыларының яшь буыны вәкиле Роман Солтанов 10 чакрым аралыкны үтеп, көмеш медаль яулаган.
10 чакрым дистанциядә ирле-хатынлы Эльвира белән Рөстәм Каһировлар шулай ук шәп нәтиҗә күрсәткән – команданың наградалар кумтасан ике көмеш медальгә баетканнар. Ирекле стиль белән 10 чакрым араны үткән Надежда Михайлова исә дүртенче урында.
Регина Иванова әзерләде.