Новости
7 Февраля 2025, 10:00

Колледж белән предприятие арасында бәйләнешне ныгыталар

“БелЗАН” җәмгыятенең персоналны социаль яклау бюросы Бәләбәй гуманитар-техник колледжы студентлары өчен Русия студентлары көненә багышланган мавыктыргыч күңел ачу програмасы оештырды.

Добавить в предпочтительные источники Google
Колледж белән предприятие арасында бәйләнешне ныгыталарКолледж белән предприятие арасында бәйләнешне ныгыталар
Колледж белән предприятие арасында бәйләнешне ныгыталар

Студентлар бик теләп кичәне алып баручы һәм ди-джей оештырган төрле конкурсларда катнаштылар. Бию батлларыннан алып интеллектуаль викториналарга кадәр – һәркем күңеленә хуш килгән мавыгу тапты. Музыкаль дуэльләр һәм уеннар чарага дәрт, күңеллелек өстәде. Конкурста актив катнашучылар истәлекле бүләкләр алдылар, бу да шәп кәефкә өстәмә булды.

Колледж җитәкчелеге “БелЗАН” җәмгыятенә чара оештырган өчен рәхмәт белдерде. Директор урынбасары Жанна Латыйпова мондый вакыйгалар студентларның иҗади сәләтләрен, бердәмлек рухын үстерә, шулай ук уку йорты белән предприятие арасында бәйләнешне ныгыта, дип билгеләде.

Регина Фәизова әзерләде. Фотолар колледждан.

 

Колледж белән предприятие арасында бәйләнешне ныгыталар
Колледж белән предприятие арасында бәйләнешне ныгыталар
Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас