Барлык яңалыклар
Новости
9 февраль , 19:00

Себер авылларында «балык өмәсе»

 Ир-атлар гына түгел, хатын-кызлар да катнаша анда

Себер авылларында «балык өмәсе»
Себер авылларында «балык өмәсе»

Төмән өлкәсенең сазлыкларда урнашкан авылларында яшәүчеләр балыкчылык белән шөгыльләнә, кышкы салкында да балык тоталар. «Себер татар дөньясы» телеграм каналында Усак авылында балык тоту күренеше чыкты.

«Төмән өлкәсенең саз авыллары балыкчылык белән дан тота. Балык тоту өмәсендә ир-атлар гына түгел, хатын-кызлар да катнаша. Саз авылы халкы балык тоту серләрен, җаен яхшы белә, чөнки алар – табигать балалары. Алар шушы байлык белән көн күрә, яши. Балыкчылык – алар өчен шөгыль генә түгел, ә яшәү чыганагы, һөнәрчелек, традиция», – дип язылган.

Фото: видеодан скриншот

Татар-информ

 

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: