Барлык яңалыклар
Новости
13 февраль , 14:05

Владимир Путин белән Дональд Трамп телефоннан сөйләште

Русия президенты Владимир Путин Америка президенты Дональд Трамп белән телефоннан сөйләште, дип хәбәр итә Кремль сайты. Ике дәүләт башлыкларының сөйләшүе сәгать ярым дәвам  итте.

Владимир Путин белән  Дональд Трамп телефоннан сөйләште
Владимир Путин белән Дональд Трамп телефоннан сөйләште

Алар Русия һәм  АКШ  гражданнары белән алмашуга бәйле мәсьәләләрне тикшерде. Кушма Штатлар президенты Путинны Америка ягының  бөтен ирешелгән килешүләрне үтәячәгенә ышандырды.

Моннан тыш, Украинада хәлләрне көйләү темасы кузгатылды. Дональд Трамп хәрби хәрәкәтләрне тиз арада туктату һәм проблеманы тыныч юл белән хәл итү кирәклеген белдерде.

"Владимир Путин, үз ягыннан, низагның сәбәпләрне бетерү кирәклеген искә төшерде һәм Дональд Трампның озайлы көйләүгә тыныч сөйләшүләр белән өлгәшергә мөмкин дигән фикере белән ризалашты", – дип билгеләнә Кремльнең белдерүендә.

Русия Президенты шулай ук Америка дәүләте башлыгының "илләребезнең бергә эшләр вакыты җитте" дигән тезисын хуплады.

Әңгәмә барышында Якын Көнчыгышта хәлләрне көйләү темалары, Иран ядрә программасы һәм икътисад өлкәсендә ике яклы Русия- Америка мөнәсәбәтләре кузгатылды.

Владимир Путин Дональд Трампны Мәскәүгә чакырды һәм Русиядә ике як та кызыксынган эш юнәлешләре буенча Американың вазифалы кешеләрен кабул итәргә әзер булуын белдерде.

Ике ил башлыклары шәхси бәйләнешләрне, шул исәптән шәхси очрашулар оештыруны дәвам  итү турында сөйләшеп килеште.

Фото:РИА Новости/Михаил Клементьев, архив фотосы

 

 

 

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: