Барлык яңалыклар
Новости
14 февраль , 17:30

Кыш чыдамлыкка сыный

Кыш коммуналь хезмәтләргә эшләр өчен катлаулы вакыт. Бу чорда төрле кыенлыклар һәм пробламалар килеп туа: һава торышы үзгәреп тора, явым-төшем, бозлавык...

Кыш чыдамлыкка сыный
Кыш чыдамлыкка сыный

Автомобиль юлларын, тротуарлар, торак йортларның түбәләрен һ.б. кардан һәм боздан тазарту – кышкы хәвефле чорда халыкта туучы көнүзәк мәсьәләләрнең берсе.

Дистәләрчә техника берәмлеге, йөздән артык кеше шәһәрне кардан тазарту белән шөгыльләнә. Төп эш "Бәләбәй шәһәренең төзекләндерү" учреждениесенә төшә.

 – Кар белән көрәшкә көн саен бу учреждениедән сигез техника берәмлеге чыга, 30 дан артык берәмлек – идарәче компанияләрдән. Моннан тыш, 80 эшче җәяүлеләрнең аша чыгу урыннарын, тротуарларны чистарталар, – дип хәбәр иттеләр Бәләбәй шәһәре хакимиятендә..

 – Коммуналчылар алдында автомобиль юлларын, чатларны киңәйтү, кәлияләрне бетерү, тротуарларга һәм юл чатларына ком-тоз катнашмасы сибү кебек бурыч  тора, – дип сөйләде шәһәр хакимияте башлыгы Сергей Караберов. – Юл кырыйларыннан, җәяүлеләр зонасыннан, ихаталар территорияләреннән карны чыгара башладык.  Ике атнада дүрт мең кубометр кар массасы чыгардык. Киләсе атнада муниципалитет карамагына тагын бер "Камаз" килә, эш дәвам ителәчәк.

Мәгълүматларга караганда, Республика үзәк идарәсенә һәм Кире бәйләнеш элемтәсенә 3нән 9 февральгәчә Бәләбәй районында яшәүчеләрдән кар тазартуга бәйле 26 мөрәҗәгать теркәлгән (үткән атнадагыдан 12гә күбрәк). Кыш кешеләрне һәм техниканы чыдамлыкка сынаудан  туктамый.

Светлана Шириня.

Автор фотосы.

Кыш чыдамлыкка сыный
Кыш чыдамлыкка сыный
Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: