Барлык яңалыклар
Новости
16 февраль , 15:00

Бәләбәй: Нәрсә? Кайда? Кайчан?

Яңа киңәшләшү  органы Төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров күрсәтмәсе белән 2025 елның 13 гыйнварында  БР Башлыгы каршында республикада студент отрядларын үстерү мәсьәләләре буенча ведомствоара координация советы төзеледе. Ул колледжлар һәм вузлар студентларын, шулай ук 14 яшьтән мәктәп укучыларын сезонлы һәм икенчел эшкә урнаштыру мәсьәләләре белән шөгыльләнәчәк.

Бәләбәй: Нәрсә? Кайда? Кайчан?
Бәләбәй: Нәрсә? Кайда? Кайчан?

Советка республика башлыгы Радий Хәбиров җитәкчелек итә. Совет составына министрлар, университетлар һәм ирекмәннәр хәрәкәтләре вәкилләре керә.

Документка ярашлы, совет бурычлары арасында – республикада төзелүче хезмәт проектларының санын арттыруга һәм студентлар отрядлары куллану тармакларын киңәйтүгә юнәлтелгән оештыру һәм икътисади шартларны эшләүдә катнашу.

Башкортстанда эш хакы 17,6 процентка арткан

Башстат республикада яшәүчеләрнең 2024 елның гыйнвар- ноябрь айларында эш хакы дәрәҗәсен игълан итте. Статистиклар мәгълүматлары буенча, республикада уртача айлык эш хакы 65 325 сум булган. 2023 елның шушы ук чоры белән чагыштырганда сумма 17,6 процентка арткан.

Илдә уртача үсеш – 17,8 %  һәм уртача эш хакы күләме 84 241 сумга җиткән. Иң югары хезмәт хакы – Чукотка (177 936 сум), Ямал-Ненец (159 782 сум) автономияле округларында һәм Мәскәүдә (151 184 сум).

Вазыйфаларга тәгаенләнделәр

3 февральдә  атналык киңәшмәдә Бәләбәй районы хакимияте башлыгы Азат Сәхәбиев тиешле күрсәтмә белән расланган яңа җитәкчеләрне тәкъдим итте.

 Максим Малютин һәм Рафаэль Валиев хакимият башлыгы урынбасарлары булып тәгаенләнделәр.  Максим Газин –  МРның яшәү эшчәнлеген тәэмин итү буенча идарә начальнигы – торак-коммуналь хуҗалыгының үсеш һәм һәм табигатьне  саклау бүлеге начальнигы.

Агарийларга ярдәм турында

Бәләбәй районы хакимиятендә киңәшмә узды, анда 2025 елда авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләргә дәүләт ярдәме күрсәтү, шулай ук агросәнәгать комплексы өлкәсендә грант алучыларга карата контроль-күзәтү эшчәнлеге мәсьәләләре каралды.

Чарада  Авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм Авыл хуҗалыгы консультация үзәге белгечләре катнаштылар.

Авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм фермер хуҗалыклары җитәкчеләре докладчыларга үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә һәм аларга тулы җаваплар ала алдылар.

Киңәшмәне район хакимиияте башлыгы урынбасары Владимир Усаков алып барды.

 “Барлык  буын ир-егетләргә”

Үткән шимбәдә Бәләбәй районында Ватанны саклаучылар көнен ачу тантанасы узды

Бәләбәй Үзәк мәдәният  сарае сәхнәсеннән бәләбәйлеләргә ветераннар советы рәисе, Бәләбәй районының почетлы гражданины Александр Буйлов мөрәҗәгать итте. Ул төрле тарихи чорларда якташларыбыз-бәләбәйлеләрнең шанлы батырлыкларын билгеләде һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган  Ватанны саклаучылар, шулай ук МХОда катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм елын ачу турында игълан итте.

Ел Башкортстан Республикасының атказанган “Русские звоны” коллективы  солистлары катнашлыгында “Барлык буын ир-егетләренә” концерты белән башланды. Программаның режиссеры һәми сценарий авторы –  коллективның алыштыргысыз җитәкчесе, БРның атказанган мәдәният хезмәткәре, Бәләбәй районының почетлы гражданины Валентина Иванова.

Ольга Миронова, Светлана Кушпита, Алексей Мерклин, Юрий Моляков, Илһам Әхмәтшин һәм башкалар башкаруында совет һәм Русия композиторларының иң яхшы патриотик җырлары яңгырады.

Бәйләнешне ныгыталар

“БелЗАН” җәмгыятенең персоналны социаль яклау бюросы Бәләбәй гуманитар-техник колледжы студентлары өчен Русия студентлары көненә багышланган мавыктыргыч күңел ачу програмасы оештырды.

Студентлар бик теләп кичәне алып баручы һәм ди-джей оештырган төрле конкурсларда катнаштылар. Бию батлларыннан алып интеллектуаль викториналарга кадәр – һәркем күңеленә хуш килгән мавыгу тапты. Музыкаль дуэльләр һәм уеннар чарага дәрт, күңеллелек өстәде.ю Конкурста актив катнашучылар истәлекле бүләкләр алдылар, бу да шәп кәефкә өстәмә булды.

Колледж җитәкчелеге “БелЗАН” җәмгыятенә чара оештырган өчен рәхмәт белдерде. Директор урынбасары Жанна Латыйпова мондый вакыйгалар студентларның иҗади сәләтләрен, бердәмлек рухын үстерә, шулай ук уку йорты белән предприятие арасында бәйләнешне ныгыта, дип билгеләде.

 Самара чаңгы юлында

Самарада "Тау бөркетләре" чаңгыда узышу фестивале үтте. Ул чын спорт һәм гаилә бердәмлеге бәйрәменә әйләнгән. Быел 1000нән артык кеше стартка чыккан, алар арасында Бәләбәй районы вәкилләре дә бар.

30 чакрым араны ирекле стильдә үтеп, Салават Гомәров почетлы икенче урынны яулаган, Евгений Убайдуллаев – өченче. Владимир Макаров исә дүртенче урында. Бәләбәй чаңгычыларының яшь буыны вәкиле Роман Солтанов 10 чакрым аралыкны үтеп,  көмеш медаль яулаган.

10 чакрым дистанциядә ирле-хатынлы Эльвира белән Рөстәм Каһировлар шулай ук шәп нәтиҗә күрсәткән – команданың наградалар кумтасан ике көмеш медальгә баетканнар. Ирекле стиль белән 10 чакрым араны үткән Надежда Михайлова  исә дүртенче урында.

Кечесеннән алып олысына кадәр

Озак еллар дәвамында “Русия чаңгы юлы” бөтенрусия күмәк чаңгы узышы иң популяр  спорт төрен яратканнарны берләштерә. Бу бәйрәм бәләбәйлелеәр өчен дә күркәм традициягә әйләнде.

8 февральдә Сәламәтлек сукмагында 250ләп актив яшәү рәвеше алып баручыны салкынча әйбәт көн, музыка һәм яхшы кәеф көтте, шулай ук катнашучыларның яшенә карап, берничә дистанция.

Чаңгы ярышында җиңү яулаучылар һәм призерлар медальләр, грамоталар белән бүләкләнде.

Бу чаңгы ярышы Ватанны саклаучылар елына багышланды, әлбәттә, ул спорт бәйрәменә  илсөярлек рухы да өстәде.

Торак йортта янгын

Бәләбәйдә бер торак йортта 54 яшьлек бер ирнең чак гомерен өзмәгән янгын чыкты. Бу хәл Новая урамында булган.

Республиканың Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, янгын 80 квадрат метр мәйданлы торак йортның бер бүлмәсендә башлана. Ут идәнгә зыян сала, әмма урынга килеп җиткән МЧС хезмәткәрләре тиз арада янгынны сүндерә алалар.

Ут белән көрәшүчеләр ир-атны янган өйдән коткарырга өлгерәләр. Ул дәваханәгә озатыла. Әле МЧС тикшерүчесе вакыйга сәбәбен тикшерә.

Мондый фаҗигаләргә юл куймас өчен Гадәттән тыш миинистрлыгы янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен үтәргә кирәклеген искә төшерә. Менә берничә киңәш:

– Яткан урыныгызда тәмәке тартмагыз. Тәмәкегезне сүндерүегезгә инаныгыз. Торакта янгын хәбәриткеч куегыз. Прибор көчле тавыш белән балә турында хәбәр итә, – дип белдерделәр ашыгыч хезмәттә.

Тупланманы Зәйфә Салихова әзерләде.

 

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: