Барлык яңалыклар
Новости
16 февраль , 11:00

Бәләбәйдә Туган илдән читтә хезмәт бурычын үтәгән якташ яугирләрне искә алдылар

Бәләбәйдә “Ватанны саклаучыларга” мемориаль комплексында яугир-интернационалистлар хөрмәтенә тантаналы митинг узды, стелага чәчкәләр салынды.

Бәләбәйдә Туган илдән  читтә хезмәт бурычын үтәгән якташ яугирләрне искә алдылар
Бәләбәйдә Туган илдән читтә хезмәт бурычын үтәгән якташ яугирләрне искә алдылар

1989 елның 15 феврале – истәлекле дата, бу көнне совет гаскәрләренең соңгы колоннасы Әфганстанны калдырды.Илебезнең 15 меңнән артык яугир-инетрнационалистының гомерен өзгән сугыш бетте.

Туган илдән читтә хәрби бурычын үтәгән бәләбәйлеләр хеөрмәтенә митингта Бәләбәй районы хакимияте башлыгы Азат Сәхәбиев, ветераннар советы рәисе Александр Буйлов, “Хәрби тугандашлык” җәмәгать оешмасы җитәкчесе Рим Баһманов һ.б.чыгыш ясадылар.

Истәлекле чарада хәрби хәрәкәтләр һәм Эчке эшләр министрлыгы ветераннары, һава-десант гаскәрләре һәм чик сакчылары җәмәгать оешмалары активистлары, яугир-интернационалистларның һәм МХОда катнашучыларның гаилә әгъзалары, яшьләр оешмалары һәм җәмәгатьчелек активистлары чыгыш ясадылар.

Истәлекле көн алдыннан Приют поселогы һәм районның авыллар биләмәләрендә дә чаралар узды.

Безнең курку белмәс Ватанны саклаучыларыбызга мәңгелек дан!

Любовь Иванова әзерләде.

Михаил Яковлев фотолары.

 

Бәләбәйдә Туган илдән  читтә хезмәт бурычын үтәгән якташ яугирләрне искә алдылар
Бәләбәйдә Туган илдән  читтә хезмәт бурычын үтәгән якташ яугирләрне искә алдылар
Бәләбәйдә Туган илдән  читтә хезмәт бурычын үтәгән якташ яугирләрне искә алдылар
Бәләбәйдә Туган илдән  читтә хезмәт бурычын үтәгән якташ яугирләрне искә алдылар
Бәләбәйдә Туган илдән  читтә хезмәт бурычын үтәгән якташ яугирләрне искә алдылар
Бәләбәйдә Туган илдән читтә хезмәт бурычын үтәгән якташ яугирләрне искә алдылар
Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: